Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда Гүзәл Яхинаның “Зулейха открывает глаза” романының татарчага тәрҗемәсе тәкъдим ителә

Казанда Гүзәл Яхинаның “Зулейха открывает глаза” романының татарчага тәрҗемәсе тәкъдим ителә

admin 30.05.2016

(30 май, 2016 ел) 31 май көнне сәгать 11.00дә “Ногай” кунакханәсендәге “Тукай” конференц-залында (Бауман урамы, 19нчы йорт) Гүзәл Яхинаның “Зулейха открывает глаза” китабын татарчага “Зөләйха күзләрен ача” исемдә тәрҗемәдә киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү чарасы була. 

Басма Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән.

Иртәгә уздырыласы очрашуда романның авторы Гүзәл Яхина, әсәрне татар теленә тәрҗемә иткән Флера Тарханова катнашуы көтелә, дип хәбәр итте “Татар-информ” МАна Татарстан китап нәшрияты баш мөхәррире урынбасары Венера Аббәзова.

Шуны билгеләп узарга кирәк: халыкара китап ярминкәсендә “Ел китабы” премиясенә лаек булган һәм дөньяның 20 теленә тәҗемә ителәсе бу әсәр җәмәгатьчелектә төрле фикерләр уятты. Әсәрдә татар хатыны Зөләйханың һәм ул чордагы башка сәяси золым корбаннарының сөргендәге кичерешләре һәм исән калу өчен көндәлек көрәше сурәтләнә. Вакыйгалар 1930 елда Юлбаш дигән уйдырма татар авылында башланып китә һәм Себердә (Ангара буенда) дәвам итә. Себергә китеп, Игнатовка кияүгә чыккач, баласына урыс исеме биргәч, татар хатынының күзе ачыла: моңарчы мескенлектә яшәгән икәнен алый. НКВД офицеры аның ире Мортазаны үтерә. Сөргенгә сөрелгән Зөләйхага тормышы җәннәт булып күренә…

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Р.Миңнеханов: «Бу бәйрәм татарныкы гына түгел, — ул барыбызны берләштерүче Сабан туе»
Далее: Рафаил Хәкимов: “Татарлар ментальлеге белән – дәүләтле халык”

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57