(13 февраль, 2016 ел) Казан Кремленең «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Ибн Фадлан сәяхәте. Багдадтан Болгарга юл» дигән проект эшли башлый. Бирегә җиде музей Казанга үз экспонатларын китерәчәк.
Бу чаклы күп катнашучылар музейның ун еллык тарихында беренче мәртәбә, ди проект авторлары. Күргәзмәдә Дәүләт Эрмитажы, Дәүләт Тарих музее, Дәүләт Көнчыгыш халыклар сәнгате музее, Ш.Мәрҗани Фәнни һәм мәдәни программалар үстерү фонды, Әстерхан, Волгоград һәм Самар музейлары катнаша.
Чарада 2130 экспонат тәкъдим ителә. Һәр экспонат янында бер минутка тукталсаң да, бөтен күргәзмәне карап чыгу өчен утыз биш сәгать кирәк булачак! Күргәзмәдә алтмыш витрина, кырык алты подиум, йөз квадрат метр баннер тукымасы кулланыла.
Тарихта беренче мәртәбә күргәзмә кунаклары аңа әзерләнеп килә алачак. 16, 17, 18 февраль 12:00 һәм 16:00 сәгатьтә күргәзмә кураторы Торгоев Асан Исакбек улы «Монгол явы чорында Тянь-Шаньнан Иделгәчә җирлектә яшәүче Ислам кабул иткән халыклар» лекцияләрен укыячак.
Күргәзмә 20 февраль ачыла, дип хәбәр итә чараның кураторлары.