Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда «Иделем акчарлагы» бәйгесе җиңүчеләрен атадылар

Казанда «Иделем акчарлагы» бәйгесе җиңүчеләрен атадылар

admin 04.12.2023

Татар китабы йортында «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр. Быел бәйгедә барлыгы 68 кеше катнашкан, аларның 25е жюри тарафыннан югары дип бәяләнгән, Балтач районыннан Гөлзилә Фәхретдинова шигырьләре Гран-прига лаеклы дип табылган.

Узган ел белән чагыштырганда, быел «Проза» номинациясендәге әсәрләр көчлерәк булган. Бәйгенең жюри әгъзасы, язучы, шагыйрь, әдәбият белгече Галимҗан Гыйльманов яшьләр беренче әсәрләреннән үк зуррак жанрларга тотынуларын әйтте.

«Проза» номинациясенә килгән эшләргә бәя биргән икенче жюри әгъзасы – Татарстан китап нәшрияты медиа-продюсеры Гөлүсә Закирова киләчәктә Татар китап нәшрияты яшь язучыларны җәлеп итү юнәлешендә актив эш алып барачагын һәм яңа проектлар барлыкка киләчәген әйтте.

«Шигърият» номинациясенә килгән эшләрне Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех һәм шагыйрь, Татарстан китап нәшриятының Балалар һәм яшүсмерләр редакциясе мөхәррире Рифат Сәлах укыган. Алар конкурста берничә ел рәттән катнашучыларның иҗатында үсеш сизелгәнен белдерде.

Быел шулай ук «Драматургия» номинациясендә катнашучылар саны арткан. Әсәрләрне жюри әгъзалары – әдәбият галиме, тәнкыйтьче, педагог Әлфәт Закирҗанов һәм «Казан утлары» журналы баш мөхәррире, язучы Рөстәм Галиуллин укыган.

«Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесе Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе һәм «Идел» яшьләр үзәге тарафыннан уздырыла. Чараның төп максаты: татар телендә иҗат итүче яшь язучылар, шагыйрьләр, драматургларны барлау, аларны берләштерү һәм иҗатларын активлаштыру.

Татар-информ

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57