Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда II “Мирас” татар музыкасы фестивале уза — афиша

Казанда II “Мирас” татар музыкасы фестивале уза — афиша

admin 03.01.2017

(3 гыйнвар, 2017 ел) Быел Татарстан Республикасының симфоник оркестры үзенең “Мирас” татар музыкасы фестивале концертларын 15, 18, 22 февраль көннәрендә тәкъдим итә. Оркестрның рәсми сайтында концертлар афишасы урнаштырылган.

Концертлар С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында узачак.

Фестиваль 15 февральдә Нәҗип Җиһановның «Кырлай» симфоник поэмасы белән ачыла. Аны композитор Г.Тукайның «Шүрәле» әкияте буенча язган. Шулай ук оркестр Нәҗип Җиһановның 9нчы симфониясен, симфоник оркестр өчен сюитасын әзерли. Дирижер — Александр Сладковский.

Башлана – 18.30.

18 февраль көнне Салих Сәйдәшевның “Сүнгән йолдызлар” музыкаль драмасына увертюра, Александр Ключаревның “Идел симфониясе”, Мансур Мозаффаровның “Скрипка белән оркестр өчен 1нче концерты” һәм А.Миргородскийның Салих Сәйдәшев җырлары темасына увертюра-фантазиясе башкарылачак. Солист — Елена Рольбина, дирижер — Рөстәм Абязов.

Башлана – 17.00

Фестивальнең өченче көнендә – 22 февральдә хәзерге композиторларның әсәрләре яңгыраячак. Программада: Луиза Хәйретдинова, “Яшьләр увертюрасы”; Мирсәет Яруллин “Балалар сюитасы”; Ренат Еникеев “Симфоник оркестр өчен рапсодия”; Рәшит Кәлимуллин “Виолончель белән оркестр өчен концерт”; Мәсгудә Шәмсетдинова «Дала» симфоник дастаны; Резеда Әхиярова «Алтын Урда» балетыннан «Көрәш». Солист — А.Дульнев, дирижер — Айрат Ишморатов.

Башлана – 18.30.

Татар-информ

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57