(23 март 2015) Бүген Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Татар кызы-2015″ һәм «Татар егете -2015″ Казан шәһәре бәйгесенең финалы узачак.
Бәйгедә югары сыйныф укучылары татар телен, милли гореф-гадәтләрне, татар халкының тарихын һәм сәнгатен белүдәкөч сынашачак. Анда җиде егет һәм җиде кыз катнашачак.
«Татар-информ» хәбәр итүенчә, бәйгедә кызлар арасында «Сылу кыз-2015″, «Уңган кыз-2015″, «Сөйкемле кыз-2015″, «Ягымлы кыз-2015″, «Зирәк кыз-2015″, «Зыялы кыз-2015″ һәм егетләр арасында «Баһадир егет-2015″, «Зыялы егет-2015″, «Оста егет-2015″, «Җитез егет-2015″, «Уңган егет-2015″, «Ватанпәрвәр-2015″ номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнәчәк.
«Татар кызы» бәйгесе узган елны беренче тапкыр Русия күләмендә узды. Башкортстаннан Алинә Гыйззәтуллина 20 кыз арасыннан бу бәйгедә җиңеп чыкты.