Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда иң озын кош телен әзерләячәкләр

Казанда иң озын кош телен әзерләячәкләр

admin 07.07.2016

(7 июль, 2016 ел) Кабан күле яр буенда “Тәмле Казан” (“Вкусная Казань”) гастрономик фестивале узачак. Фесиваль кысаларында оештырылачак концерт программасында Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты иҗат коллективары да чыгыш ясаячак.

image-30-06-16-09-23.jpeg_m2_0

Казанхстанны Базарбай Бикчантаев, Грузияне “Оцнеба” кавказ биюләре ансамбле, ә Кореяне “Ханоль” корея ансамбле тәкъдим итәчәк. Алар барысы да Татарстан халыклары Ассамблеясына кергән милли-мәдәни автономияләр вәкилләре.

Икенче “Тәмле Казан” гастрономик фестивалендә Россия буйлап 30лап ресторатор катнашачак. Биредә төрле халыкларның милли аш-суы белән танышырга мөмкин булачак. Оештыручылар рекорд куярга да сүз бирә. Мисалга, алар иң озын кош теле әзерләргә җыена.

“Тәмле Казан” фестивале татар халкының милли тәм-томнарын әзерләү серләрен ачачак һәм татарларның танылган аш остасы Юныс Әхмәтҗанов рецептлары белән бүлешәчәк. Программа буенча шулай ук танылган шеф-поварлар аш-су әзерләү буенча мастер-класс күрсәтәчәк, арт-перфоманс һәм балалар өчен күңел ачу мәйданчыклары оештырылачак.

b2ap3_thumbnail_13126IMG_5325_novyjjrazmer

Гастрономик фестиваль Казанда 8 июль көнне 17:00 сәгатьтә Иске татар бистәсе территориясендә рәсми рәвештә ачылачак һәм 10 июльгә кадәр эшләячәк.

Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57