Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучыларын игълан иттеләр

Казанда иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучыларын игълан иттеләр

admin 11.03.2020

(11 март 2020) Казанда иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучылары билгеле. Аларны Ратушада «Казан шәһәрендә ел укытучысы» бәйгесенә йомгак ясау тантанасында игълан иттеләр.

«Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә Вахитов районы 18 нче мәктәп укытучысы Альбина Яруллина җиңү яулады.

Икенче урында Мәскәү районы 94 нче гимназия мөгаллиме Гөлсинә Нургалиева, өченче урында Яңа Савин районы 13 нче гимназия укытучысы Алинә Шәгәраева һәм Совет районы 141 нче гимназия вәкиле Рузилә Сөнгатуллина. Җиңүчеләрне Казан шәһәре мэры Илсур Метшин тәбрикләде.

Бәйге 2019 елның октябреннән бу елның февраленә кадәр узган. «Интернет-ресурслар» беренче туры читтән торып үткәрелгән. Икенче турда үзенә таныш булмаган укучылар белән дәрес үткәреп күрсәткәннәр. Шулай ук дәрестән тыш дәрес уздыру осталыгын күрсәткәннәр.

Өченче турда конкурс финалистлары көч сынашкан. Мастер-класста жюри әгъзалары аларның коммуникатив культурасын һәм тикшеренү сәләтен бәяләгән. Түгәрәк өстәлдә укытучылар мәгарифнең актуаль сораулары буенча фикерләрен җиткергәннәр.

Татар-информ

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57