(2 февраль) Шул уңайдан иртәгә, 3 февральдә, «Хәзинә» милли сәнгать күргәзмәләр залында «Иран Республикасы көнчыгыш Әзербайҗан төбәгенең халык сәнгать кәсебе һәм туристик потенциалы» дип исемләнгән күргәзмәсе ачыла.
Исегезгә төшерәбез, 2015 елның 2-нче февраленнән 5-нче февраленә кадәр Казанда Иран Мәдәнияты көннәре уза. Әлеге чараны үткәрү турында 2014 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннихановның Иран Республикасының Рәсәйдәге Тулы вәкаләтле илчесе Мәхди Санаи белән очрашуы вакытында килешенгән иде. Иран мәдәнияты көннәрендә Казанда төрле чаралар үткәрелә һәм Татарстанда яшәүчеләр Иран сәнгате белән якыннанрак таныша ала. Әлеге чараларның берсе 4 февральдә Татарстан халыкларының Дуслык Йортында да уздырыла.