(31 март, 2016 ел) 2-3 апрельдә Казанда «JADIDFEST» фестивале үтәчәк. Әлеге чара – татар дизайны һәм әдәбияты дөньясында зур вакыйга. Монда яшь һәм креатив дизайнер, рәссам, музыкант, аш-су осталары белән танышырга чакыралар.
Фестивальдә һәркем үзенә кызыклы әйбер таба ала: тематик мастер-класслар, лекторийлар, Мәскәүдән килгән язучылар белән очрашу, тәм-томнар ярминкәсе, яхшы музыка, якыннарыгыз өчен оригиналь бүләкләр… Программада татар мәдәниятенә кагылышлы дизайн-маркет, арт-перфоманс, лекторийлар, мастер-класслар, фотозона, дресс-кроссинг, фудкорт, dj-сет та көтелә.
Дизайн-маркет
Дизайн-маркетта Россиянең төрле шәһәрләреннән китертелгән татар милли рухын чагылдырган әйберләр сатып алып булачак. Алар арасында сәнгатьчә эшләнелгән бүләкләр, кул эшләнмәләре, аксессуарлар, стилизацияләнгән татар киемнәре, татар балалар әдәбияты, милли аяк киеме, интерьер бизәкләре бар. Биредә шулай ук дресс-кроссинг оештырылачак, ягъни сез кирәкмәгән әйберләрегезне калдырып, үзегез өчен башка кием таба аласыз.
Тәмле почмак
Фестивальдә “Vegan Day” коллективы вегетерианнарга яраклаштырылган татар халык ашларын тәкъдим итәчәк. Барыбыз да яраткан бәлеш һәм өчпочмакны вегетарианнар да ашый алачак. “P.Love” чәйханәсе кунакларга тәмле пылау әзерләп ашатачак. Шулай ук Татарстанның экологик чиста “Балдан” крем-балыннан да авыз итәргә мөмкин булачак. “Maryam” кондитер студиясе килүчеләр өчен тәмле, оригиналь һәм гадәти булмаган тәм-томнар, десертлар тәкъдим итәчәк.
Фотозона
«JADIDFEST»та «Visit Tatarstan» дигән Татарстанның туристлык бренды фотозонасы тәкъдим ителәчәк. «Visit Tatarstan» стилендәге киемнәрне киеп карарга һәм фотога төшәргә мөмкин булачак. “Милли” чәчәкләр студиясе милли рухны сурәтләгән фотозона куячак. Фестивальдәге моментларны нәкъ менә әлеге фотозоналарда чагылдырып булачак.
Диджей-сет
Фестивальнең беренче көнендә “Yummy Music” лейблы татар музыкасын яңгыратачак. «JADIDFEST»ка килеп, 1960нчы еллардан башлап, бүгенге көнгә кадәр татар музыкасын тыңлап булачак. Әйтергә кирәк, бу чара – күпъеллык эзләнүләр нәтиҗәсе.
Лекторий
Хәер, ял итүдән тыш, фестивальдә белем бирүгә дә зур игътибар биреләчәк. 2-3 апрельдә татар әдәбияты һәм дизайн темасына төрле лекция һәм мастер-класслар үтәчәк.
«Кутуй һәм феминизм» | 2 апрель, 13:00
Гадел Кутуй «Тапшырылмаган хатлар» әсәрендә нинди яңа татар хатын-кыз образын тудыра? Яңа чор хатын-кызының идея-әхлакый формалашуы ничек була? Гомумән, ни өчен Кутуй бу тематикага мөрәҗәгать итә? Бергәләп уйлашыйк, фикер алышыйк.
«Такташ һәм аның хатыннары, 115 факт» | 2 апрель, 14:00
Такташ танылган шагыйрь генә түгел, бик үзәнчелекле шәхес тә. Аның катлаулы биографиясе: эш, илһам, гыйшык белән кушылган тормышы — үзе бер поэма. Такташ гасыр башында туганмы? Мокамай турында ул беренче тапкыр кайчан язган? Нигә Казанда Такташ музее юк? Боларга һәм тагын күпсанлы сорауларга җавапны лекциядә табып булачак.
Татар дизайнерларын берләшерүче “RUKAMI” проектын презентацияләү 2 апрель, 15:00
#татарматур хэштегы нәрсәне аңлата? Татар дизайнын республикадан читтә ничек кабул итәләр? Татарстанда дизайнерлар оешмалары ничек формалаша? “RUKAMI” проектының авторы Радмила Хакова хезмәттәшләре белән таныштыра һәм заманча дизайнда татар милли символлары турында сөйләячәк.
«Татар бестселлерлары – рус телендә» 2 апрель, 16:00
Рус телендә булсалар да татар тарихы, мәдәнияте белән бәйле темаларга багышланган әсәрләр авторлары иҗаты күп кенә әңгәмәләрнең үзәгендә тора, рейтингларда югары урыннар ала. Бу нәрсә: үсеш юлының яңа этабымы, яисә чор таләпләреме? Татар теле әдәбиятына бу очракта нишләргә?
«Балалар өчен кулинар мастер-класс» 3 апрель, 14:00
Казанның бер гаилә кафесы кечкенә кунакларыбызны кулинар мастер-класска чакыра. Тәмле печеньеларны тылсымлы глазурь һәм төсле кондитер уенчыклары белән бизәячәкләр.
«Балалар кризисы» 3 апрель, 15:00
Кризис — баланың бер үсеш этабыннан икенчесенә күчә торган вакыт. Еш кына, тискәре якка булса да, бу вакытта баланың үз-үзен тотышы үзгәрә. Кризисның төрләре һәм аны жиңеп чыгу юллары турында сезгә психолог Тәслимә Муллагалиева сөйләячәк.
Арт-перфоманс “Такташ нон-стоп!”
3 апрель 16:00дә «Калеб» яңа буын җыены «Такташнонстоп» арт-перфомансына чакыра. Өч сәгать буена сәхнәдән Такташ шигырьләре яңгырап торачак. Шигырь ташкынына музыкант, «KZN.Собака.ру» журналы баш редакторы Рәдиф Кашапов, «ITTIFAQ» cолисты Ильяс Гафаров, композитор Радик Сәлимов һәм Tatarsis проекты музыкасы кушылачак.
Танылган шагыйрьләр, музыкантлар, журналистлар, актерлар белән бер сәхнәдә теләгән һәр кеше чыгыш ясый ала. Моның өчен «Калеб» төркеменә кереп теркәлергә https://vk.com/kalebtatar, һәм 29 мартка кадәр Такташ шигырен укып #такташнонстоп хештегы белән видео йөкләргә кирәк. «Такташнонстоп» мәйданы һәркем өчен ачык.
Фестиваль узачак бина адресы: «ДК21», Кремль, 21
Вакыты: 2-3 апрель, 12.00-18.00