Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда җанатарлар фестивале башланды

Казанда җанатарлар фестивале башланды

admin 16.06.2018

(16 июнь 2018) Казандагы Җанатарлар фестивале «Без бергә» («Мы вместе») концерты белән ачылып китте. Чарада Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты иҗат коллективлары да катнашты.

 

IMG-20180615-WA0004

Чараның төп сәхнәсендә «Сакартвело» грузин бию ансамбле, «Мирине» корея бию театры, «Гульрес» таджик бию ансамбле, «Нур» әрмән бию ансамбле, «Сантош» һид бию коллективы, «Ханоль» корея бию ансамбле чыгыш ясады. Шулай ук тамашачылар өчен әзербайҗан җырын да башкардылар.

IMG-20180615-WA0013

2018 елның футбол буенча дөнья чемпионаты кысаларында Казанда 90нан артык мәдәни-массалы чаралар оештырылачак. Моңа классик балет, опера, джаз, дөнья рәсем һәм корал сәнгате шедеврлары, шәһәр үзәге буйлап җәяүле йөрүләр, музыкаль автобуслар, гигант чәк-чәкле гастрономик фестивальләр, Казансу яр буенда сальса бию һәм Зөядә урта гасыр сугышчылары киеменнән футбол уйнау керә.

Шулай ук Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында «Күпмилләтле футбол» («Футбол многонациональный») күргәзмәсе эшли.

Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Казанда төрле халык, ил һәм континент музыкасы яңгыраячак
Далее: Республикакүләм «Валда шинясь» мордва (мокша) мәдәнияте бәйрәме: 30 июнь көнне Тәтеш районының Килдеш авылында

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57