Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда “Йосыф Акчура: мирасы һәм хәзерге заман” Халыкара фәнни конференциясе була

Казанда “Йосыф Акчура: мирасы һәм хәзерге заман” Халыкара фәнни конференциясе була

admin 28.05.2015

(28 май 2015) 29-31 май көннәрендә Казанда “Йосыф Акчура: мирасы һәм хәзерге заман” Халыкара фәнни конференциясе була. Ул төрек эшлеклесе Йосыф Акчураның (1876 -1935) вафат булуына 80 ел тулуга багышлана

Конференцияне ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты, Ульяновск Дәүләт университеты, Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе,Төркиянең Юныс Эмре исемендәге институты оештыра.

Чара 29 май көнне сәгать 9 да Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институтында ачылачак. Аның 1 нче сессиясе “Йосыф Акчураның фәнни мирасы”, 2 нче сессиясе “Йосыф Акчураның Россиядәге иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге”нә багышланачак.

30 майда конференция үз эшен Ульяновскида дәвам итәчәк. Анда чараның 3 нче, 4 нче сессияләрен үткәрү ниятләнә һәм ул “Йосыф Акчура: биография битләре”, “Акчуриннар нәселе тарихы”на багышлана.

31 нче майда конференциянең дәвамын Ульяновск өлкәсенең Барыш районы Иске Тимошкино бистәсендә уздыру паланлаштырыла. 5 нче сессия “Йосыф Акчура һәм Акчуриннар” темасын яктыртачак.

Конференциядә Татарстан, Ульяновск өлкәсе һәм Төркиядән делегатларның зур төркемнәре катнашуы көтелә.

«Татар-информ» МА

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57