(23 июль 2020) Башка чаралар кебек үк, быел «Казан сөлгесе» — «Казанское полотенце» фестиваль-конкурсы онлайн форматта үтәчәк. Анда катнашу өчен 25 августка кадәр гариза бирергә кирәк.
«Казан сөлгесе» фестиваль-конкурсы быел бишенче тапкыр оештырыла. Оештыручылар сүзләренә караганда, «әлеге чара халык җыр һәм бию сәнгате үзенчәлекләрен саклый, тәҗрибә белән уртаклашырга мөмкинлек бирә, талантлы башкаручыларны барлый һәм, иң мөһиме, халыклар арасындагы дуслыкны ныгыта».
Конкурс программасы яшь буенча дүрт төркемгә һәм биш номинациягә бүленгән:
- халык җыры (соло);
- халык җыры (ансамбль);
- халык биюе (соло һәм ансамбль);
- халык уен коралы музыкасы (соло, ансамбль);
- Җыр һәм бию ансамбле.
Конкурска 30 августта туры эфирда «Сәйдәш» мәдәният үзәгенең Инстаграм һәм Вконтакте челтәрләрендәге битләрендә йомгак ясалачак. Бу көнне яшь буенча бүленгән һәр төркемдә нәтиҗәләр билгеле булачак. Шулай ук оештыру комитеты һәм жюри әгъзалары карары буенча иң әйбәт дип танылган катнашучылар конкурсның «Казан шәһәре көне һәм Татарстан Республикасы көне» бәйрәме кысаларында үтәчәк Гала-концертында катнашу өчен Казан шәһәренә чакырылачак.
Конкурс турында тулырак мәгълүмат.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге