(27 март 2015) Үзәк КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты базасында оештырылды.
Бүген КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты базасында Ислам һәм ислам белеме үсешен өйрәнү буенча ресурс үзәк ачылды. Шул уңайдан үткәрелгән тантанада РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы департаменты директоры урынбасары Светлана Решетникова, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты җитәкчесе Александр Терентьев, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм Батров, КФУ ректоры Илшат Гафуров һ.б рәсми затлар катнашты.
Ислам һәм ислам белеме үсешен өйрәнү буенча ресурс үзәк каршындагы эшче төркем җитәкчесе Ләйлә Алмазова сүзләренә караганда, ресурс үзәк моңа кадәр КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институтында эшләп килгән Этномәдәни мәгариф үзәге базасында оештырылган. Әлеге мәгариф үзәге ислам вузлары һәм Казан университетында исламны өйрәнүчеләр өчен белем бирү программалары эшләү белән шөгыльләнгән. “Бүген ачылган ресур үзәкнең функцияләре күпкә киңрәк. Хәзер без, югары дини уку йортларыннан тыш, башлангыч һәм урта дини белем бирү учреждениеләре белән дә эшчәнлек алып барачакбыз. Тормышка ашырыласы проектларның саны да шактый”, – дип сөйләде Ләйлә Алмазова. Ресурс үзәк, иң беренче чиратта, имамнар, мәчетләр каршындагы дини курслар мөгаллимнәре һәм дини уку йортлары укытучыларының һөнәри әзерлеген оештыруга, аларның квалификациясен күтәрүгә юнәлтелгән. Шулай ук биредә дәүләт органнарының дини берләшмәләр белән эшләү идарәләренә административ-идарә кадрлары һәм белгечләренең, этноконфессиональ өлкәдә эшләүче муниципаль һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренең, шулай ук ММЧ вәкилләренең белемен күтәрү дә күз уңында тотыла.
Шуны да билгеләп узу кирәк: ресурс үзәк проектын тормышка ашыруда, КФУдан тыш, Мәскәү дәүләт университеты каршындагы Азия һәм Африка илләре институты, Санкт-Петербург дәүләт университетының Көнчыгыш факультеты, Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты, Пятигорск дәүләт лингвистика университеты да катнаша. РТ мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты һәм республика мәдрәсәләре дә – төп хезмәттәшләр рәтендә.
Илшат Гафуров Ислам һәм ислам белеме үсешен өйрәнү буенча ресурс үзәге эшчәнлеге илебезнең дини белем бирү системасын яңа баскычка күтәрүдә бер этәргеч булудан тыш, көнчыгышны, ислам тарихын өйрәнү юнәлешенең үсешенә дә ярдәм итәр дигән ышанычын белдерде. КФУ ректоры Казан университетында 1837 елда ук гарәп һәм фарсы телләре кафедрасы ачылуын искәртеп, биредә эшләгән галимнәрнең исламны, шулай ук көнчыгыш илләре тарихын өйрәнүгә аеруча зур өлеш кертүләрен билгеләп узды. “Үкенеч ки, сәяси вазгыять белән бәйле рәвештә, без бу байлыкларның бер өлешен югалттык. Әмма бүген Казан университеты, федераль дәрәҗәдәге югары уку йорты буларак, кабаттан дөньяның көнчыгышны, исламны өйрәнү, арабистика үзәкләре белән элемтә урнаштырырга тиеш. Әмма моның өчен аларның үсеш дәрәҗәсенә туры килү зарур”, – диде ректор, Ислам һәм ислам белеме үсешен өйрәнү буенча ресурс үзәк ачылуның бу юнәлештә зур адым булуын ассызыклап.
Светлана Решетникова катнашучыларны әлеге ресурс үзәк ачылу белән котлады һәм аның Казан университеты, Татарстан кысаларында гына түгел, ә бөтен Россиядә ислам һәм ислам белеме үсешенә яңа сулыш өрәчәгенә ышаныч белдерде. Ул РФ Хөкүмәте, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының бу юнәлешкә аерым әһәмият бирүе турында искәртеп, моңа охшаш ресурс үзәкләрнең Россиянең башка төбәкләрендә дә булдырылачагын әйтте.
Александр Терентьев исә үзенең чыгышында ресурс үзәкнең исламны изгелек һәм тынычлык дине буларак таныту юнәлешендә бер этәргеч булуына игътибар юнәлтте. Аның сүзләренә караганда, моңа галимнәр һәм дин әһелләренең уртак проектлары да ярдәм итә. “Әлеге ресурс үзәк дини һәм фәнни оешмаларның нәтиҗәле хезмәттәшлек мәйданына әвереләчәк. ТР дәүләт хакимияте органнары исә, үз чиратында, бу юнәлешнең тагын да киңрәк үсеш алуы яклы”, – диде ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты җитәкчесе.
ТР мөфтие урынбасары, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин да хәзерге вакытта республика дини уку йортларының дөньяви вузлар белән актив хезмәттәшлек итүен билгеләп узды, һәм ресурс үзәк ачылу бу хезмәттәшлекне тагын да ныгытачак дигән ышанычын белдерде.
Оештыручылар сүзләренә караганда, Ислам һәм ислам белеме үсешен өйрәнү буенча ресурс үзәгендә, квалификация күтәрү курсларыннан тыш, төрле иҗади проектларны гамәлгә ашыру, “Идел буе татар-мөселман мәдәнияте” мультимедиа басмасын булдыру, халыкара форумнар, конференцияләр уздыру да күздә тотыла.
Ресурс үзәкнең ачылу тантанасы кысаларында “Гаммәви мәгълүмат чараларында ислам тематикасын яктырту үзенчәлекләре” дип исемләнгән түгәрәк өстәл утырышы уздырылды. Анда республиканың әйдәп баручы ММЧ вәкилләре катнашты.
Чыганак: «Татар информ» ИА