Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда халык биюләре буенча Россия Чемпионаты этабы узачак

Казанда халык биюләре буенча Россия Чемпионаты этабы узачак

admin 21.10.2017

(21 октябрь, 2017 ел) 29 октябрь көнне «Әкият» балалар үзәгенең концертлар залында халык биюләре буенча Россия Чемпионаты кысаларында Ачык Кубок ярышлары уза, бу хакта әлеге оешманың матбугат хезмәте җиткерә.

16-49

Кубокта Россиянең төрле шәһәрләреннән килгән коллективлар катнаша: Балаково, Малмыж, Яңа Уренгой, Төмән, Новопокровский станицасы, Краснодар крае. Катнашучылар рус, татар, кырым татарлары, хөрәзем, карпат арты, белорус, үзбәк һәм индокытай биюләрен тәкъдим итәчәк.

Казан кубогы җиңүчеләре 2018 елның гыйнварында Мәскәүдә узачак финалда катнашачак.

Жюри составына халык һәм атказанган артистлар, танылган балетмейстерлар, халык хореографиясе белгечләре, хореографлар керәчәк. Аларның исемнәре әлегә әйтелми.

Халык биюләре буенча Россия Чемпионаты сигез федераль округ Кубогыннан, Казандагы ачык Кубоктан һәм Мәскәүдәге финал өлешеннән тора.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Бурят курчак театры «PUPPET PARTY» эстрада-курчак кичәсе үткәрә: 28-29 октябрьдә 10:00 сәгатьтә Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында
Далее: «Идел» халыкара башкорт һәм татар җыры фестивале ике республиканың талантлы яшьләрен җыя

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57