Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йортында төбәкара конкурс җиңүчеләрен бүләкләделәр

Дуслык йортында төбәкара конкурс җиңүчеләрен бүләкләделәр

admin 13.06.2023

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Казан һәм Ижау укучыларының иң яхшы эссе һәм «Халык геройлары — ил геройлары» тикшеренү проекты буенча төбәкара конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. (ФОТО)

Конкурста җиңүчеләрне Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Наталья Мясникова сәламләде. Ул конкурсның әһәмиятен билгеләп үтте, чөнки җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Россия көненә багышланган иде. Шулай ук ул проектта катнашучыларга алга таба иҗади уңышлар һәм яңа фәнни ачышлар теләде.

Конкурсның максаты – Ижау һәм Казан балаларын һәм яшьләрен илнең Хәрби тарихын өйрәнү һәм Күпмилләтле Россия халыкларының нацизмны Җиңүгә керткән өлеше турында фәнни белемнәр формалаштыру аша җәмгыятьне ксенофобиядән һәм экстремистик кәефләрдән саклауга юнәлдерелгән эшчәнлеккә җәлеп итү.

Быел конкурста ике юнәлеш буенча канашырга мөмкин иде: «Халык геройлары – ил геройлары» тикшеренү проекты һәм «Сугыш балалары: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен» эссесы.

2023 елның мартында конкурсның мәктәп этабы узды. Анда Казан мәктәпләренең 6-11 сыйныфларыннан ике меңнән артык укучы катнашты. Шәһәр буенча мәктәп этабында 169 мәктәптән ике мең катнашучының 373е җиңде һәм район этабына чыкты.

Шәһәр этабында 101 укучы катнашты, ә төбәкара финал этабына 37 мәктәптән 39 укучы чыкты. Казанның Яңа Савин районы 9 нчы мәктәбе, Вахитов районы Г.Тукай исемендәге 1 нче татар гимназиясе һәм Мәскәү районы 55 нче мәктәбе укучылары аеруча да активлык күрсәтте.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57