Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда “Халык көйләре” Бөтенроссия фестивале бара

Казанда “Халык көйләре” Бөтенроссия фестивале бара

admin 24.03.2015

(24 март 2015) Фестиваль–конкус 10 ел рәттән үткәрелә.

  23-28 март көннәрендә Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында “Халык көйләре” Бөтенроссия фестивале була.

Фестивальне уздыру идеясе авторы – РФның халык артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Анатолий Шутиков. Фестиваль-конкус 10 ел рәттән үткәрелеп килә. Быелдан ул Бөтен Россия масштабында уздырыла башлый. Конкурста катнашырга Яр Чаллы, Түбән Кама кебек ТР калаларында иҗат итүче халык музыка уен кораллары ансамбльләреннән тыш, Башкортстан, Марий Эл, Мордовия республикаларыннан, Саратов, Екатеринбург,  Самара, Калуга, Мәскәү төбәкләреннән дә заявкалар килгән.

Фестиваль программасы 25 март көнне А. Квасов исемендәге Дон казаклары ансамбле (Ростов-на-Дону) концерты белән ачылачак. Анда Дон төбәгенең гореф-гадәтләре чагылыш тапкан халык җырларын ишетергә мөмкин булачак.

Фестиваль кысаларында, ТР халык музыка уен кораллары дәүләт оркестры, Людьмила Зыкина исемендәге “Россия” (Мәскәү) рус халык дәүләт академия ансамбле концерты, Мария театры солисты Ольга Пудова чыгышы, “Терем-квартет” ансамбле һ.б. чыгышы көтелә, диелә филармония матбугат хезмәте хәбәрендә.

Чыганак: «Татар информ» ИА

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57