Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышланган чараларны тормышка ашыру кысаларында Татарстанда региональ халык этномузыкаль җыр мирасын саклап калуга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән күп кенә чаралар үткәрелә. Шундый проектларның берсе — «Талантлар эрасы» Халыкара балалар һәм яшүсмерләр халык җыры башкару фестивале. Ул «Истоки» Бөтенроссия фестивале кысаларында Мәдәни инициативалар Президент фонды ярдәмендә үткәрелә.
Фестиваль 2 турда узачак һәм бөтен Россиядән һәм БДБ илләреннән халыкчан башкару жанрында эшләүче иҗат коллективларын җыячак. Жюри беренче тур кысаларында видеоязмалар буенча 60 коллектив сайлап алачак, алар 2022 елның 4 ноябрендә Казанда узачак фестивальнең финалына чакырылачак.
Фестивальнең номинацияләре: халык вокалы, фольклор, халык стилизациясе, вокаль-инструменталь ансамбль (халык уен кораллары), халык җырына видеоклип.
Жюри һәм фестиваль экспертлары составына Россиянең танылган мәдәният эшлеклеләре керәчәк:
- Элеонора Калашникова — Татарстан Республикасының атказанган артисты, «ЭРА» ПЦ музыкаль продюсеры, композитор, җырчы, «Ворожея» рус җыры театры сәнгать җитәкчесе, «Барби Коктейль» үрнәк эстрада студиясе җитәкчесе;
- Кузнецова Анастасия — М.Е. Пятницкий исемендәге Дәүләт академия рус халык хоры хормейстеры, «Тере су» театрының музыка җитәкчесе, «Фолк дети» студиясе педагогы, «Оптинский казак хоры» хормейстеры;
- Лосева Руслана — күп тапкырлар халыкара фестивальләр һәм конкурслар Гран При иясе, фольклорчы һәм традицион мәдәният үрнәкләре җыючы, Төмән дәүләт мәдәният институтының вокал сәнгате кафедрасы доценты, «ЯромилЪ» фольклор ансамбле җитәкчесе;
- Макаров Геннадий — Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан дәүләт консерваториясенең татар музыкасы һәм этномузыка белеме кафедрасы доценты, сәнгать фәннәре кандидаты, Россия Композиторлар берлеге әгъзасы, музыка белгече-фольклорчы, Идел буе һәм Урал буе этник төркемнәренең вокал, музыкаль-шигъри, инструменталь сәнгать өлкәсендә эксперт, халык-җыр башкару тарихы, халык-җыр стильләре буенча белгеч, төрки сәнгать тарихы белгече.
Фестивальдә катнашу түләүсез нигездә уза. 1 турда катнашу өчен гаризаны 2022 елның 1 августына кадәр тапшырырга мөмкин.
Фестивальнең нигезләмәсе һәм тулырак мәгълүмат белән сайтта танышырга була eratalantov.ru