(28 февраль 2018) 1 март көнне “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Казанда узачак Халыкара төрки кино фестиваленә багышланган матбугат конференциясе була. Фестиваль 21-25 март көннәрендә үтә. Кинофорумда Россия, Төркия, Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Әзербайҗан һәм Төркмәнстан вәкилләре катнашуы көтелә.
Матбугат конференциясендә Төрки дөнья кино ассоциациясе рәисе, совет, төркмән кинорежиссеры, Төркмән ССРның халык артисты Ходжакули Нарлиев; “Татаркино” директоры, Казан халыкара мөселман киносы фестивале башкаручы директоры, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Миләүшә Айтуганова; бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов катнаша.
Аккредитацияне pr@tatar-inform.ru электрон почтасы яки 8 937 298 12 20 телефоны (Регина Шиһабетдинова) аша үтәргә була.