Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда «Халыклар дуслыгы парады»на әзерләнәләр

Казанда «Халыклар дуслыгы парады»на әзерләнәләр

admin 08.06.2017

(8 июнь, 2017 ел) 12 июнь, Россия көне уңаеннан, Казан Россиякүләм «Халыклар дуслыгы парады» акциясенә кушылачак. Чарага әзерлектә үз өлешен Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе дә кертә. Йөрештә барлыгы 1000 кеше катнашыр дип көтелә.

Быел «Халыклар дуслыгы парады» Россиянең 32 төбәгендә уза. Акциянең бурычы — РФ халыклары арасында татулыкны ныгыту. Чараның оештыручысы — «Яркий город» мәдәни фонды, үз өлешен Россия халыклары Ассамблеясе, РФ Җәмәгать палатасы һәм төбәк Җәмәгать палаталары да кертә. Татарстанда әлеге акцияне ТР яшьләр һәм спорт эшләре министрлыгы ярдәме белән Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе оештыра. Республика әлеге россиякүләм акциягә тәүге тапкыр кушылды.

Акция Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында үтәчәк. Башлана 10:00 сәгатьтә. Акция кысаларында концерт та оештырылачак, халык уеннары өчен мәйданнар да каралган. Моннан тыш бу көнне 10-11 июнь көнне КСК «КАИ Олимп» территориясендә узачак милли спорт төрләре буенча Спартакиада җиңүчеләрен бүләкләү тамашасы үтәчәк.

Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57