Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда «Халыклар дуслыгы — Татарстан байлыгы» форумы башлана

Казанда «Халыклар дуслыгы — Татарстан байлыгы» форумы башлана

admin 14.11.2016

(14 ноябрь, 2016 ел) 15 ноябрьдән 18 ноябрьгә кадәр Казанда «Халыклар дуслыгы – Татарстан байлыгы» («Дружба народов –  богатство Татарстана») IV Яшьләр милләтара форумы узачак. Алдагы еллар дәвамында әлеге форум Россия яшьләренең милләтара мөнәсәбәтләр гармонизациясен көйләүдәге осталыкларын һәм тәҗрибәләрен үстерүгә юнәлдерелгән республика мәйданы булып формалашты.

Төрле милләтләрнең мәдәнияты һәм гореф-гадәтләре турында белемне арттыручы, этнослар үзенчәлекләре һәм тарихи-милли фактларга нигезләнүче квест уйлап табу; «Дуслык эш ярата» спорт, мәгариф, милли-мәдәни актиясенең юл картасын әзерләү; ММЧларда милләтара һәм конфессияара темаларны объектив рәвештә яктырту буенча мастер-класслар үткәрү һәм башкалар – шушы юнәлешләрдә эшләүче быелгы форумда Татарстан буенча 140тан артык яшь активист катнашачак.

16 ноябрь көнне 9:00 сәгатьтә форумда катнашучылар Казан Кремлендә Муса Җәлил һәйкәленә чәчәк бәйләмнәре салу акциясен уздырачак.

Шушы ук көнне 11:00 сәгатьтә Татарстан халыклары Дуслыгы Йортының концертлар залында «Халыклар дуслыгы – Татарстан байлыгы» («Дружба народов –  богатство Татарстана») IV Яшьләр милләтара форумының пленар утырышы башланачак. Әлеге чарада ТР Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, шулай ук федераль һәм республика дәрәҗәсендәге хакимият органнары вәкилләре катнашачак.

Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57