Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда «Халыклар дуслыгы — Татарстан байлыгы» яшьләр форумы узды (ФОТО) (ВИДЕО)

Казанда «Халыклар дуслыгы — Татарстан байлыгы» яшьләр форумы узды (ФОТО) (ВИДЕО)

admin 16.11.2016

(16 ноябрь, 2016 ел) Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында «Халыклар дуслыгы — Татарстан байлыгы» IV Республикакүләм яшьләр милләтара форумының пленар утырышы узды. Чарада ТР Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. (ФОТО) (ВИДЕО)

Утырышта катнашучылар арасында Федераль һәм республика дәрәҗәсендәге хакимият органнары вәкилләре, шулай ук Татарстан халыклары Ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров, Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты директоры, ТР ДӘүләт Советы депутаты Иреш Шәрипов, милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре һәм республика районнары һәм шәһәрләренең яшьләр оешмалары вәкилләре бар иде.


Белешмә өчен. «Халыклар дуслыгы – Татарстан байлыгы» IV яшьләр милләтара форумы Казанда 15-18 ноябрь көннәрендә үтә. Форум тәүге тапкыр 2013 елда ТР Дәүләт Советында уза. Шул вакыттан аны ел саен оештыру матур гадәткә керә. Алдагы еллар дәвамында әлеге чара республикада Россия яшьләренең милләтара мөнәсәбәтләрне җайларга ярдәм итүче осталыкларын һәм күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән төп мәйданга әверелде.


Форумның пленар утырышында Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе җитәкчесе Тимур Кадыйров чыгыш ясады. Ул яшьләр һәм студентлар арасындагы милләтара мөнәсәбәтләр торышы буенча Яшьләр Ассамблеясенең узып баручы 2016 ел эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләде. Кунаклар яшьләр оешмасының милләтара мөнәсәбләр буенча башкарган эшенә бәя бирделәр, фикерләре белән уртаклаштылар. Чиратта Яшьләр Ассамблеясе вәкилләре хистап тотты. Форумда шулай ук Яшьләр Ассамблеясе әгъзаларына киләсе елга бурычлар билгеләнде.

IMG_6882

Форумда Татарстаннан 30 төрле милләт вәкиле — 180 кеше катнашты. Белем бирү программасына 4 төрле юнәлеш кергән иде: «Тарих», «ММЧ компетенциясе үзәге», «Пара План» һәм «Кибердружина».

Чакырылган эксперт буларак Россия яшьләренең миллтара мөнәсәбәтләрне җайлау буенча башкарган эшчәнлеге турында Яшьләр эшләре федераль агентлыкның үзара багланышлар буенча төбәк идарәсе җитәкчесе Екатерина Драгунова сөйләде.

«Мондый халыклар Дуслыгы Йортлары бөтен җирдә дә эшләми. Бу безнең Россия буенча куллана торган модельләрне җитештерүче үзенчәлекле мәйдан»

Шулай ук «халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлек» номинациясендә россиякүләм яшьләр проектлары конкурсы кысаларында күп кенә катанучыларның милләтара юнәлештәге проектлар тәкъдим итүе, «Территория смыслов на Клязьме» россиякүләм форумында белгечләр өчен милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсе буенча профильле смена узу турында сөйләде ул.
«Грант оту буенча оештырылучы шушындый конкурсларны уздырган вакытта нәкъ менә Татарстан яшьләре үзләрен иң активлар рәтендә тоталар. Алар тарафыннан тәкъдим ителгән проектларны экспертлар барыннан да кызыклырак дип тапты. Шуңа күрә әлеге проектларны чынга ашыру өчен 4 миллион сум бүленеп бирелде», — дип ассызыклады Екатерина Драгунова.

Форум дәвамында катнашучылар спорт, мәгариф, милли-мәдәни акцияләрнең юл картасын төзү белән шөгыльләнәчәк. Шулай ук Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге җитәкчесе Рөстәм Ханнанов катнашында ММЧларда милләтара һәм конфессияара мәсьәләләрне объектив рәвештә чагылдыру буенча мастер-класслар узачак.

Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57