Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда «Халыклар дуслыгы – Татарстан байлыгы» V яшьләр форумы ачылды

Казанда «Халыклар дуслыгы – Татарстан байлыгы» V яшьләр форумы ачылды

admin 16.11.2017

(16 ноябрь, 2017 ел) Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында «Халыклар дуслыгы — Татарстан байлыгы» V республикакүләм яшьләр форумының пленар утырышы узды. Чараны Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе оештырды. (ФОТО)

Пленар утырыш алдыннан Татарстанның күпмилләтле яшьләре исеменнән форумда катнашучылар сәяси репрессия корбаннары истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

Безымянныйwcvsde

Форум эшендә Татарстан буйлап 160 яшь активист катнаша. Алар — шушы елның ноябрь ае буенча барган сайлап алу турларын үткән республиканың муниципаль районнары яшьләре, чит ил студентлары активы, милли-мәдәни автономияләрнең яшьләр бүлекләре активистлары.

Форум кысаларында төрле юнәлештәге белем бирү лекторияләре, мастер-класслар һәм тренинглар узачак. Аларны әйдәп баручы федераль һәм региональ белгечләр, җәмәгать эшлеклеләре һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре алып барачак.

Шулай ук форумда катнашучылар милләтара мөнәсәбәтләр кысаларында үз проектларын тәкъдим итә һәм аларны камилләштерә алачак. Исегезгә төшерәбез, узган форумнар нәтиҗәләре буенча күпмедер проектлар инде тормышка да ашырылды, ә кайберләре, мисалга «МУВИ» форум-театры, федераль дәрәҗәдә югары билгегә ия булды.

IMG_8822

Форумда катнашучыларны Татарстан Республикасы Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының Милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Ефимов, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының балалар һәм яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Владислав Усанов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Анастасия Исаева, «Бердәм Россия» Россиякүләм сәяси партиясенең республика бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы премьер-министрының иҗтимагый берләшмәләр буенча киңәшчесе Андрей Кондратьев сәламләде.

IMG_8783

Форумда катнашучылар алдында чыгыш ясап, Татарстан Республикасы Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының Милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Ефимов Яшьләр Ассамблеясенең соңгы 5 елда Татарстанда дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыруда мөһим инструмент булып формалашуын билгеләп үтте.

«Бүгенге көндә республикабызның яшьләр иҗтимагый тормышын Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе кебек оешмадан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Биш ел эчендә шундый күп чара, проектлар эшләнгән һәм тормышка ашырылган ки, хәтта аларның бер өлеше дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру буенча проект программаларына кертелгән», — дип сөйләде ул.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Анастасия Исаева да Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясенең республика һәм тулаем илдәге милләтара тынычлыкка керткән зур өлешен аерып әйтте.

«Бердәмлек хөкемсөрмәгән илдә алга китеш тә була алмый», — дип сөйләде ул.

Форум 19 ноябрь көнне тәмамланачак.

Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Халыклар Дуслыгы йорты чит ил һәм Россиянең фәнни берләшмәсе делегациясен кабул итте
Далее: “Татарча диктант” акциясе узачак

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57