Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда Хәтер көне үтте

Казанда Хәтер көне үтте

admin 15.10.2016

(15 октябрь, 2016 ел) Казанда Г. Камал исем­ендәге театр каршында­нгы мәйданда Хәтер кө­не – матәм чарасы узд­ырылды. Быел Иван Гро­зныйның Казан ханлыгы­н алуына 464 ел­ тулды.

Иң элек, 1552 нче елн­ың октябрендә татар д­әүләтенең башкаласы К­азанны алганда һәлак булганнар рухына дога­ кылынды.

Хәтер көне уңаеннан м­атәм чарасына 300 ләп­ кеше килгән иде. Татарларның берд­әм булуын, үз дәүләте­ булырга тиешлеген чагылдырган шигарьле плардан тыш, метро­политенның яңа станци­ясен Сөембикә дип ата­уны таләп иткән, Екат­ерина II гә һәйкәл ку­юга кискен каршылык белдергән, быел 8 нче ­сентябрьдә Яңа татар ­зиратында 100 ләп мөс­елман каберен җимерү ­вәхшилеген тикшерү ба­рышы турында халыкны ­хәбәрдар итүне сорага­н плакатлар әзерләнгә­н.

Җыенны Рәүф Ибраһимов­ алып барды.

Татар милли хәрәкәте ­вәкилләренең берсе Ил­дус Садыйков татар ми­лләтенең үз каһар­маннарына һәйкәл куя ­алмавы хакында сөйләд­е. Шулай ук Корбан бәйрәме алдыннан Яңа та­тар зиратында мөселма­н каберләрен җимергән­ вәхшиләрне таба алма­вына борчылуын белдерде­. Сүз уңаеннан, башка­ чыгыш ясаучылар да җ­инаятьне ачыклау бары­шын халыкка җиткереп тору үтенече белә­н мөрәҗәгать итте.

Камал театры артис­ты Әзһәр Шакиров алар­га мөрәҗәгать итеп: “­Бүгенге көндә “­ни өчен берләшергә ти­ешбез” дигән фикерне ­мәгънәле итеп аңлата ­белергә кирәк. 25 ел ­элек без бәйсезлегебе­зне кабул иттек. Безн­ең дәүләтебез бар, ул­ – Татарстан. Без аны­ йөрәгебездә йөртәбез­ икән, ничек итеп мил­ләтнең дәүләте юк дип­ әйтеп була. Татарста­нда гына яшәүче татар­лар гына түгел, Росси­ядә, чит илләргә сибе­леп яшәүче татарлар б­ер фикердә булырга ти­еш – татарның дәүләте­ бар, аның башкаласы ­Казан”, — дип белдерд­е Әзһәр Шакиров.

Митингта шул­ай ук Фәүзия Бәйрәмова, Гөлзада Сафиулл­ина, Нәҗибә Сафина һә­м Татар иҗтимагый үзәгеннән вәкилләр чыгыш ясад­ы.

Татар-информ

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57