Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда хәзерге Россиядә милли идеяләр турында фикер алыштылар

Казанда хәзерге Россиядә милли идеяләр турында фикер алыштылар

admin 10.11.2020

(10 ноябрь 2020) Казанда «Волга» белгечләр клубының чираттагы утырышы узды. Чарада ТР Халыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов һәм Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе рәисе Тимур Кадыйров катнашты. ФОТО

Белгечләр алдына куелган сорау түбәндәгечә яңгырады: «Яңа тормыш шартлары милли кыйммәтләр һәм халык бердәмлеге системасына ничек тәэсир итә?».

IMG_8789

Ирек Шәрипов һәм Тимур Кадыйровтан тыш, «Волга» клубы утырышында политолог, «Бизнес һәм дәүләт элемтәләре буенча белгечләр Милли Лигасы» (GR-лига) коммерцияле булмаган партнерлык Президенты Марат Бәширов, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы, милли кыйммәтләрне яклау фонды президенты Александр Малькевич, шулай ук ТР Иҗтимагый палатасы вәкилләре, блогерлар, җәмәгать эшлеклеләре, республика предприятиеләре җитәкчеләре, ИТ-технологияләр өлкәсендәге экспертлар, социологлар, фән эшлеклеләре катнашты.

IMG_8909

Татарстанның үзенчәлекләре турында сөйләгәндә, Ирек Шәрипов билгеләп үткәнчә, республикада милли сәясәт буенча министрлыкның ролен иҗтимагый оешма — Татарстан халыклары Ассамблеясе уйный.

«Иҗтимагый структурада бик зур миссия ята, бу нәкъ менә дәүләт хакимияте органнары һәм иҗтимагый оешмалар өчен аралашу мәйданы», — диде ул.

Бу мөнәсәбәтләр схемасы эшли, һәм ул үз-үзен җайга сала, бу күп очракта Татарстан халыклары Ассамблеясен төзү принципларының берсе булган «бер халык — бер тавыш» дигән принципка нигезләнә, дип ассызыклады ул. Бу бер халыкның берничә иҗтимагый оешма вәкиле була алмавында да чагыла. Моның өчен аларга консолидацияләнергә һәм консенсус табарга кирәк.

Клуб утырышының тулы видеоверсиясен сылтама буенча карарга мөмкин.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Татарстан әзербайҗаннары яңа иҗтимагый оешмага берләште
Далее: Белгеч: «Татарстан милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә иң яхшы практикларның Бөтенроссия конкурсы локомотивы булды»

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57