Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда Коръәннең «Казан басмасы» нәшер ителә башлады

Казанда Коръәннең «Казан басмасы» нәшер ителә башлады

admin 31.07.2016

(31 июль, 2016 ел) Казанның «Идел-Пресс» нәшрият йортында Коръәннең яңадан редакцияләнгән «Казан басмасы» нәшер ителә башлады. 604 биттән торачак «Казан басмасы» Коръәннең яңа нөсхәсе биш мең данә тираж белән басылачак һәм бер айдан әзер булачак.

a1235

Коръәннең яңа «Казан басмасы» моңа кадәрге нөсхәләрдән аермалы буларак биттән биткә күчкәндә өзелмәячәк, хәрәкәләрдә булган кайбер хаталар төзәтеләчәк һәм ул халыкара стандартларга туры китерелгән булачак.

Нәшрият йортында «Казан басмасы»ның яңа нөсхәсен басуга старт биргәндә Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин нәшер ителүче Коръәннең үзенчәлекләрен сөйләп үтте.

Аның сүзләренчә, Коръәннең «Казан басмасы»н нәшер итүгә әзерлек эшләре ел ярым дәвам иткән. Моның өчен 6-7 кешедән торган махсус төркем төзелгән. Алардан тыш Үрдүн, Мисыр, Согуд Гарәбстаны, Төркия кебек илләрдәге дин галимнәре ярдәменә дә мөрәҗәгать ителгән.

Сәмигуллин сүзен дәвам итеп, гарәпләр арасында «Коръән иң беренче Мәккә-Мәдинәдә иңгән, Истанбулда матур итеп язылган, Каһирәдә матур итеп укылган һәм Казанда беренче тапкыр басылган», дигән әйтем булуын да белдерде.

«Чыннан да Коръән беренче тапкыр Казанда басыла. Без бу яңа Коръәнне нәшер итергә әзерләгәндә иске кагыйдәләргә таяндык. Әмма шул ук вакытта хәзерге дөнья стандартына да туры китердек. Элекке нөсхәләрдәге хаталар бу яңа нөсхәдә булмаячак», — диде ул.

Коръәннең «Казан басмасы»ның яңа нөсхәсе биш мең данә тираж белән басылачагы әйтелсә дә, аның ничә сумга төшүе сер булып калды. Бу хактагы сорауга мөфти әлеге эштә иганәчеләрнең ярдәм итүен әйтеп китте.

Шуны да әйтергә кирәк, Татарстан Диния нәзарәте ул вакыттагы мөфти Илдус Фәиз чорында, 2012 елның 19 апрелендә Коръәннең «Казан басмасы»ның төзәтеп бастырылган нөсхәсен тәкъдим иткән иде. Ул чакта Илдус Фәиз Коръәннең “Казан басмасы” типографиядә беренче Коръән басылуга 225 ел тулу уңаеннан нәшер ителүен әйткән иде.

Азатлык

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57