Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда «Күпмилләтле Казан — Балалар» фестивале старт алды

Казанда «Күпмилләтле Казан — Балалар» фестивале старт алды

admin 03.10.2018

(3 октябрь 2018) Казанда «Күпмилләтле Казан — Балалар» фестиваленең беренче этабы башланып китте. Фестивальдә 6дан 16 яшькә кадәр булган балалар катнаша ала. Моның өчен 10 ноябрьгә кадәр оештыру комитетына гариза һәм видеопрезентация юлларга кирәк.

Гариза һәм видеопрезентацияләр белән танышканнан соң оештыру комитеты катнашучының электрон адресына рәсми чакыру юллый. Фестивальнең финалы 2018 елның 12 декаберендә В.И. Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында узачак. Әлеге фестиваль «Мәдәниятләр меңьеллыгы» Халыкара милли йолалар фестивале кысаларында оештырыла.

Фестивальдә катнашучылар дүрт номинациядә көч сынашачак:
— Фольклор-этнографик йола композициясе (йола, уен, көнкүреш күренеш);
— Нәфис сүз (әсәрне туган телдә сәнгатьле уку);
— Вокал (халык җырын башкару);
— Хореография (халык биюе).

Фестивальне гамәлгә куючылар — Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Башкарма комитеты һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе.

«Күпмилләтле Казан — Балалар» фестивале турында

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Беренче 250 катнашучы: республикада «Йортыбыз — Татарстан» фестивале башланып китте
Далее: Республиканың тагын 7 районы «Йортыбыз — Татарстан» фестиваленә кушылды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57