(23 ноябрь 2019) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында республиканың Күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләрдә укучылар фестиваленең гала-концерты узды. (ФОТО) (ВИДЕО)
Сәхнәдә Татарстан буенча узган өч сайлап алу турлары җиңүчеләре чыгыш ясады.
Фестивальнең «Халык иҗаты» номинациясендә грен-прины Татарстанның Балтач районы Урта Көшкәт урта гомумбелем бирү мәктәбенең «Инвожо» фольклор ансамбле яулады.
Республикакүләм Күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләрдә укучылар фестивалендә катнашу өчен 1000 кеше гариза җибәргән.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин, Татарстан Республикасы Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге