Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда кышкы Jadidfest яңа татар мәдәнияте фестивале оештырыла

Казанда кышкы Jadidfest яңа татар мәдәнияте фестивале оештырыла

admin 16.12.2016

(16 декабрь, 2016 ел) 25 декабрьдә Казанда кышкы Jadidfest яңа татар мәдәнияте фестивале узачак. Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан оештырылучы фестивальдә татар мәдәниятенә багышланган лекторийлар, дизайн-маркет һәм мастер-классларда катнашырга тәкъдим ителә.

Казан турында лекцияләрне Айрат Фәйзрахманов, Илдар Шәфыйков һәм Сергей Саначин укыр дип көтелә. Фестиваль кысаларында, Казан сулыклары буенча экскурсия үткәреләчәк. Европада эмиграциядә яшәүче татарлар турында кино күрсәтеләчәк. Йолдыз Миңнуллина һәм Рәдиф Кашапов шигъри электроника альбомын тәкъдим итәчәк, Oscar & c7c5 төркеме концерт куячак.

Татарстан башкаласында тәүге Jadidfest 2016 елның апрелендә узган иде, дип хәбәр итә Татар-информ.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57