Бу вакыйгага багышланган тантана Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында узды. Бүгенге көндә республиканың югары уку йортларында Кытай Халык Республикасының 2,2 мең гражданы белем ала. Шуңа күрә яңа ачылган берләшмә Кытай белән Татарстан арасындагы дуслыкны һәм эшлекле хезмәттәшлекне үстерүдә зур роль уйнаячак.
Узган елның декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы «Кытай берләшмәсе» Татарстан Республикасы белән КХР арасында мәдәни традицияләрне һәм гореф-гадәтләрне үстерү буенча Татарстан төбәк иҗтимагый оешмасын оештыруны рәсми рәвештә раслады. Оешма эшчәнлеге Татарстанда һәм чит илләрдә яшәүче Кытай гражданнарын берләштерүгә, Кытай-Россия хезмәттәшлеген тирәнәйтүгә, элемтәләрне ныгытуга юнәлдереләчәк.
«Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин һәм Россия Президенты Владимир Путин җитәкчелегендә Кытай-Россия стратегик партнерлыгы һәм киң колачлы хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре яңа эпохада җитлеккәнрәк һәм тотрыклыракка әйләнде. Кытай һәм Россия арасында ике яклы мөнәсәбәтләрнең тиз үсеше фонында Кытай һәм Татарстан өчен хезмәттәшлекнең яңа мөмкинлекләре ачыла. Кытай гражданнарының күбесе республиканы уку, эш һәм инвестицияләү урыны итеп сайлый», – дип сөйләде очрашуда Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы Сян Бо.
Ахырда ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов Татарстанда һәр халыкның үз телен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклап калу өчен тигез хокуклары булсын өчен барлык шартлар да тудырылуын билгеләп үтте. Бу миссия республикада Татарстан халыклары Ассамблеясына йөкләнгән.
«Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты оешмаларга социаль һәм икътисади ярдәм күрсәтә. Кытай берләшмәсе, Ассамблея составына кереп, хәрәкәтнең тиң хокуклы әгъзасы булгач, бу ярдәм аңа да кагылачак. Сезгә уңышлар телим һәм хәзерге дөньяның катлаулы шартларында эре дәүләтләр арасындагы дуслык тынычлык һәм татулыкны тәэмин итүдә мөһим әһәмияткә ия дип саныйм», – дип билгеләп үтте Шәрипов.
Татар-информ материалы тәрҗемәсе