Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда Лев Гумилевның 110 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды

Казанда Лев Гумилевның 110 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды

admin 24.03.2022

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Совет һәм Россия галиме, язучы һәм тәрҗемәче Лев Гумилевның гаилә альбомыннан төзелгән фотосурәтләр күргәзмәсен ачу тантанасы узды. (ФОТО)

Лев Николаевич Гумилев (1912-1992 еллар, Санкт-Петербург) — Совет һәм Россия галиме, язучы һәм тәрҗемәче, археолог, Көнчыгышны өйрәнүче һәм географ, тарихчы, этнолог, философ. Этногенезның пассионар теориясен уйлап табучы. Николай Гумилевның һәм Анна Ахматованың улы.

Ачылыш тантанасында Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, Татарстан халыклары Ассамблеясының милли берләшмәләре җитәкчеләре, Казанның мәдәни җәмәгатьчелеге катнашты.

Идея авторы һәм проект җитәкчесе — Санкт-Петербургтан Әлфия Рәхмәтуллина.

Күргәзмәне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык йорты, Н.И. Лобачевский исемендәге Академия лицее, «Яшәү сәнгате» мәдәни-агарту үзәге оештырды.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57