Х Республика «Мәдәният бизәкләре» этноконфессиональ фестивале быел Казанның тарихи үзәге –Иске Татар бистәсендә үтте. Фото Вконтакте
Алты сәгать дәвамында фестиваль кунакларына күпмилләтле Татарстанның җыр һәм биюләрен күрсәттеләр.
Фестиваль кунаклары арасында ТР Рәисенең милли сәясәтне тормышка ашыру идарәсе Департаменты башлыгы Данил Мостафин, ТР мәдәният министры вазыйфасын башкаручы Ленар Хәкимҗанов, Татарстан халыклары Ассамблеясе башкарма комитеты рәисе Ренат Вәлиуллин, Татарстан халыклары Дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыров, гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстем Хайруллин, протеирей Владимир Самойленко һәм милли мәдәни берләшмәләр җитәкчеләре бар иде.
Фестивальдә Татарстанда яшәүче халыклар мәйданчыклары эшләде:
— «Татарстан халыклары ашлары» фестивале
— Халык уеннары фестивале
— Осталар ярминкәсе
— фотозона
— лекторий
Шулай ук каллиграфия һәм мозаика буенча мастер-класслар үткәрделәр.
ТР Рәисенең милли сәясәтне тормышка ашыру идарәсе Департаменты башлыгы Данил Мостафин фестивальгә килүчеләрне Идел буенда яшәүче барлык милләтләр телендә сәләмләде.
«Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм халыклар дуслыгы йорты республика халыклары традицияләрен саклауга зур өлеш кертә. Бездә 175 милләт тату һәм тыныч яши»,-дип белдерде Данил Мостафин.
Концерт программасында бөтен республикадан 40 тан артык иҗат коллективы катнашты. Татарстан халыклары дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров барлык милли -мәдәни берләшмәләре җитәкчеләренә рәхмәтен белдерде.
«Без берләшеп үз халкыбызның гореф-гадәтләрен шушындый чараларда күрсәтәбез. Бу фестиваль уникаль-без Татарстанның рухи байлыгын күрсәтәбез.
Татарстан халыклары Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге