Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда «Мәдәниятләр мозаикасы»н күреп булачак

Казанда «Мәдәниятләр мозаикасы»н күреп булачак

admin 05.09.2022

10 сентябрьдә «Милли кием көне» Республика бәйрәме кысаларында «Мәдәниятләр мозаикасы» сигезенче этноконфессиональ фестивале узачак. Бәйрәм Казанның Кремль яр буенда узачак. Башлана 14:00 сәгатьтә.

Фестиваль мәйданчыгында халык һөнәрләре эшләнмәләре күргәзмәсе, этномаркет, Татарстан Республикасының традицион конфессия мәйданчыклары, шулай ук фудмаркет эшләячәк.

Концерт программасында Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты, Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе коллективлары, шулай ук күрше төбәкләрдән чакырылган артистлар һәм коллективлар катнашачак: Августа Уляндина (Чувашия), «АйКай» дәүләт ансамбле (Удмуртия), «Чоным Почын Мурена» проекты (Марий Эл), «Волга-фолк Бэнд» (Самара). Фестивальнең хедлайнеры буларак Фирдүс Тямаев чыгыш ясый.

Милли мәдәниятләр бәйрәме 22:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57