Бүген Казан Кремлендә Россия көненә багышланган «Мәдәниятләр мозаикасы» республика этноконфессиональ фестивале ачылды. Анда катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов, парламент һәм республика хөкүмәте исеменнән Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
«Татарстан — күпмилләтле республика, биредә 175 милләт вәкиле яши, һәм һәр халык үз туган телен һәм мәдәниятен, гореф — гадәтләрен, милли киемнәрен һәм милли ризыкларын саклап калырга тиеш, әмма шул ук вакытта без бердәм, һәркем туган республикада һәм тулаем бөек Россия Федерациясендә дуслыкка, тынычлыкка һәм татулыкка зур өлеш кертә, — дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, фестивальдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, — без күптән бергә иңне- иңгә куеп яшибез, хәтта милли бәйрәмнәребез уртак бәйрәмгә әйләнде. Татар Сабантуе, рус Каравоны, Чуаш Уявы, Мари Семыгы, удмурт Гырон Быдтон, керәшеннәрнең Питрау булсынмы — алар барысы да бәйрәм мәйданнарына төрле милләт вәкилләрен җыялар. Бу бәйрәмнәрне без бер гаилә буларак билгеләп үтәбез, анда һәркем бер-берсен аңлый».
Республика парламенты башлыгы Татарстанда төрле милләт вәкилләре тыныч һәм тату яшәсен өчен барлык шартлар да бар, диде. Республикада милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә алып барыла торган сәясәт, Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, халыклар арасында үзара хөрмәт, дуслык һәм татулык принципларына нигезләнгән. «Бүген, Россия көнен билгеләп үткәндә, этноконфессиональ фестиваль кысаларында без янә бердәмлек һәм хезмәттәшлек кыйммәтен аңлыйбыз, шуның нәтиҗәсендә Татарстан ышанычлы рәвештә алга бара һәм барлык өлкәләрдә дә уңышларга ирешә», — дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.
Татарстан парламенты җитәкчесе шулай ук фестивальне оештыручыларга – республиканың Мәдәният министрлыгына, Татарстан халыклары ассамблеясына һәм аның яшьләр канатына чараны үткәрүдә зур хезмәтләре һәм иҗади инициативалары өчен рәхмәт белдерде.
«Мәдәниятләр мозаикасы» этноконфессиональ фестивале гадәттәгечә Халыклар дуслыгы парадыннан башланып китте, анда республиканың милли-мәдәни автономияләре лидерлары, яшьләр һәм студентлар иҗтимагый берләшмәләре активистлары, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, югары уку йортлары вәкилләре катнашты. Быел беренче тапкыр Халыклар дуслыгы парадлары республика шәһәрләрендә һәм районнарында узды. Республика парады активистларына Чүпрәле, Нурлат, Менделеевск районнары һәм Түбән Кама шәһәре халкы видеоэлемтә аша кушылды.
Фестиваль кунаклары өчен бүген генерал-майор, РСФСРның халык артисты Виктор Елисеев җитәкчелегендәге Россиянең Милли гвардия гаскәрләренең академия җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясады.
Фестивальнең рәсми ачылышыннан соң Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин белән милли автономияләрнең ишегалларын карады, анда республиканың милли-мәдәни берләшмәләре вәкилләре белән аралашты.
Бүген шулай ук Казан Кремле территориясендә «Созвездие – Йолдызлык»ачык телевизион яшьләр фестиваль хәрәкәте мәйданчыгы эшләде. Фәрит Мөхәммәтшин анда башкаланың яшь катнашучыларын һәм кунакларын сәламләде, аларны Россия көне белән котлады. «Созвездие-Йолдызлык» тату гаиләсендә ата — аналар да, балалар да сәләтле, димәк, сезнең тормышыгыз бәхетле булачак», — дип билгеләп үтте ул.
«Мәдәниятләр мозаикасы» фестивале Казан Кремлендә кичкә кадәр дәвам итте. Фестиваль программасында-лекторийлар, концерт, халык һөнәрләре күргәзмә-ярминкәләре, халык уеннары һәм күңел ачулары, мастер-класслар бар иде.