(20 февраль 2021) 13 мартта Кремль яры территориясендә «Май чабу» бәйрәме узачак. Чара гадәттәгечә Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык йорты катнашында үтә.
Кремль яр буе территориясендә декоратив-гамәли сәнгать осталары эшләнмәләре ярминкәсе эшләячәк, халык иҗаты әсәрләрен сату өчен сәүдә рәтләре урнаштырылачак. Шулай ук бәйрәм кунаклары өчен төрле күңел-ачу чаралары, халык биюләре, саклагыч курчаклар һәм истәлекле тәңкәләр ясау буенча мастер-класслар оештырылачак.
Бәйрәм үтәчәк территориядә рус халык уеннары белән фольклор мәйданчык, конкурс-уен мәйданчыгы, шәһәр халкы яратып йөри торган кышкы истәлекле урын – шугалак, хаскига тагылган чаналарда шуу мәйданчыгы һәм башка мәйданчыклар ачылачак. Шулай ук теләге булучылар балалар һәм олылар өчен аттракционнарда күңел ача алачак.
Бәйрәм программасында: әкият персонажлары катнашында театральләштерелгән тамаша, балалар һәм өлкәннәр өчен концерт һәм күңел ачу-уен программалары, Кышкы уеннар, такмаклар конкурсы, яшьләр биюләре һәм уеннар булачак. Төп сәхнәдә фольклор җырлар һәм биюләр башкаручылары, Петрушка театры чыгыш ясаячак, цирк сәнгате элементлары белән номерлар, шулай ук славян бәйрәм культурасының төп фрагментлары күрсәтеләчәк. Бәйрәм традицион йола – карачкы яндыру белән тәмамланачак.
Бәйрәмнең барлык кунаклары борынгы рус рецептлары буенча әзерләнгән тәмле коймак һәм прәннекләрдән авыз итә алачак.
«Май чабу – мәдәни тормышта иң якты һәм күңелле бәйрәмнәрнең берсе, ул бөтен Россия буенча гына түгел, дөньяның күп кенә илләрендә дә зурлап билгеләп үтелә. Бәйрәм кадерләп сакланучы һәм буыннан-буынга тапшырылучы аславян мифологиясе элементлары белән гасырларга сузылган гореф-гадәтләрне чагылдыра. Көнчыгыш славяннарның халык календарендә бәйрәм кыштан язга күчүне символлаштыра һәм Бөек пост башлануны билгели.
Май чабу атнасының кульминациясе — кичерү якшәмбесе, ягъни туганнарның бер-берсеннән барлык күңелсезлекләр һәм үпкәләүләр өчен гафу үтенү көне. Шуңа күрә Май чабу атнасы христианлык традицияләренә дә уңай туры килде. Быел 13 мартта Кремль яр буенда узачак зур Май чабу бәйрәмендә барыгызны да күрергә шат булачакбыз», — дип белдерде Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы Рәисе урынбасары Ирина Александровская.
Бәйрәмне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Казан Мэриясе һәм Кремль яр буе ярдәме белән Татарстан Республикасының Рус милли-мәдәни берләшмәсе һәм Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты оештыра.
Бәйрәм 13 мартта 11.00 сәгатьтә Казан, Кремль яр буе, Федосеевская ур., 1 йорт адресы буенча башлана.
Бәйрәмне ачу тантанасы 12:00 сәгатьтә башлана.
Элемтә өчен: Светлана Владимировна Измайлова — проект җитәкчесе, 89050-20-01-05
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге