Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда «Мәдәният бизәкләре» фестивале узды

Казанда «Мәдәният бизәкләре» фестивале узды

admin 16.10.2017

(16 октябрь, 2017 ел) XIX Дөньякүләм яшьләр һәм студентлар фестиваленең 48 ил вәкиле булган йөзләп чит ил делегаты Казанда узган «Мәдәният бизәкләре» фестивалендә катнаштылар. Биредә алар гарәп коллиграфиясенә һәм күз тиюдән саклаусы рус халык курчакларын ясарга өйрәнделәр.

«Мәдәният бизәкләре» фестивале кешеләрне берләштерә. Актив, безнең һәм үзләренең илләрендә туган проблемаларны чишәргә әзер торучы Дөньякүләм яшьләр һәм студентлар фестивале делегатларының килүе безне бик куандырды», — дип сөйләде «Мәдәният бизәкләре» III республикакүләм этноконфессиональ фестивале ачылышында Татарстан Республикасыныж Дщълщт Советы рщисе урынбасары Римма Ратникова.

Ратникова

Фестивальдә Дөньякүләм яшьләр һәм студентлар фестивале делегатлары өчен милли ризыклар әзерләү, күннән өчпочмак ясау, чуаш хатын-кызлар баш киеме булдыру, керамикага сурәт төшерү — керәшен бизәге, мордва халык бизәкләре апликациясе, рус халык курчакларын эшләү, татар һәм рус халыклары баш һәм аяк киеменә бизәк төшерү, тозлы камырдан «Казан песие» магнитларын әзерләү, гарәп каллиграфиясе буенча мастер-класслар оештырылды. Шулай ук чит ил студентлары һәм Казан кунаклары өчен рус, татар һәм инглиз телендә барган концерт күрсәтелде, ә Татарстан халыклары вәкилләре иҗади чыгышларын тәкъдим итте.

Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортыннан рус, мари, удмурт, мордва, казах, таджик, грузин, әзербайҗан, әрмән, дагыстан, һинд, гарәп, белорус халыкларының милли-мәдәни автономияләре, шулай ук Африка студентлары Союзы вәкилләре чыгыш ясады.

Безымянный

Фестиваль барышында республиканың милли күптөрлелеге турында сөйләүче дини һәм мәдәни күргәзмәләр дә оештырылган иде: картиналар, шамаилләр, иконалар төшерелгән эшләр, Татарстан халыкларының иҗат кәсебе һәм һөнәре күргәзмәсе, милли костюмнар, сувенир продукциясе. Германиядән килгән делегат Мирза Мохсейнны, мисалга, барыннан да бигерәк татар халык аш-суы җәлеп иткән.

«Без көн саен өчпочмак һәм токмачлы шулпа ашадык — бик тәмле булды. Татарстанда ризыкның хәләл булуы, шулай ук мөселманнар һәм вегетарианнар өчен аш-су төрлелеге бай булу бик куандырды», — дип сөйләде Мохсейн.

Чараның оештыручылары: ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан халыклары Ассамблеясе, Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты, Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Татарстан митрополиясе.

ТАСС

Продолжить чтение

Назад: КФУда туган телләрне саклауга багышланган Халыкара фәнни-конференция уза
Далее: Ноябрьдә «Халыклар дуслыгы – Татарстан байлыгы» V республикакүләм яшьләр форумы узачак

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57