(13 октябрь, 2017 ел) «Мәдәният бизәкләре» республикакүләм милли-мәдәни фестивале Сочида узучы Дөньякүләм яшьләр һәм студентлар фестивале кысаларында оештырыла.
Чара Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында үтәчәк.
Чараның оештыручылары: ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан халыклары Ассамблеясе, Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты, Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Татарстан митрополиясе.
Программа ике өлештән тора:
- 16:30дан 17:30га кадәр — күргәзмә һәм мастер-класслар.
Татарстан Республикасының халык иҗат кәсебе һәм һөнәре күргәзмәсендә милли киемнәр, эшләнмәләр, сувенирлар булачак. Шулай ук күннән өчпочмак ясау, чуаш хатын-кызлар баш киеме булдыру, керамикага сурәт төшерү — керәшен бизәге, мордва халык бизәкләре апликациясе, рус халык курчакларын эшләү, татар һәм рус халыклары баш һәм аяк киеменә бизәк төшерү, тозлы камырдан «Казан песие» магнитларын әзерләү, каллиграфия буенча мастер-класслар да планлаштырыла.
Моннан тыш фестивальдә катнашучылар «Күпмилләтле Татарстан» һәм «Заманча Татарстан» фотокүргәзмәләре белән таныша алачак.
«Мәдәниятның бер өлеше буларак дин» экспозицион күргәзмә оештырылыр дип көтелә. Биредә төрле дин вәкилләре булган осталарның эшләнмәләре тәкъдим ителә. Темалар: «Плавославие мәдәнияте» (икона ясау эшләре күргәзмәсе, плавославие мәдәнияте һәм чиркәү җиһазлары, кирәк-яраклары турындагы китапларны сату күргәзмәсе, рус живопись үрнәкләрен торгызу буенча мастер-класс), «Ислам мәдәнияте» («Татарстан күптөрлелеге» шамаилләр күргәзмәсе), «Плавославие йолачылары мәдәнияте» (иконалар экспозициясе, иконалар ясау буенча мастер-класс) һәм «Католик мәдәнияте» (иконалар, китаплар).
- 17:30дан 19:00гә кадәр — концерт.
Концерт программасына республиканың профессиональ һәм үзешчән коллективлары, шулай ук Татарстан халыклары Ассамблеясенең иҗат коллективлары чыгышы кертелгән. Фестиваль «Бергә бербөтен ил» вокаль-хореографик композиция белән ачылачак.
Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге