(25 август, 2015 ел) Ул Татарстан Республикасы көненә багышлана29 августта Казанның Кремль яр буенда «Мәдәниятләр мозаикасы» беренче республикакүләм этноконфессиональ фестивале уздырылачак.
Татарстан Республикасы көненә багышланган чара төбәк башкаласында беренче тапкыр үткәрелә. Бу хакта «Татар-информ» МА матбугат конференциясендә белдерелде. Анда ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова,ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, Казан епархиясе секретаре протоиерей Владимир Самойленко, Рим-католик чиркәвенең «Воздвижение Святого Креста» дини оешмасы хоры җитәкчесе Миләүшә Насыйбуллина катнашты.
Бүгенге матбугат конференциясендә спикерлар сөйләвенчә, фестивальнең төп максаты анда катнашучыларны һәм кунакларны Татарстанның күп милләтле халкының бай мәдәнияте, республика территориясендә төрле конфессия вәкилләренең тату яшәүләре белән таныштыру. Чараны ТР Мәдәният министрлыгы, Казан мунициплаь берәмлеге Башкарма комитеты, Татарстан Халыклар ассамблеясы, Татарстан митрополиясе,ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Казан яһүдләре дини җәмгыяте һәм Рим-католик чиркәвенең «Воздвижение Святого Креста» приходы оештыра.
«Фестивальнең үткәрү инициативасы Идел буе федераль округында конфессиара сәясәт мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә яңгыраган. Төбәк вәкилләренең берсе республика җитәкчелеге адресына шундый фестиваль үткәрү теләген белдерде, — дип сөйләде Ирада Әюпова. — Шулай итеп, Республика көнен бәйрәм итү алдыннан безнең территориянең үзенчәлеген белдерүче бердәмлекне, чыннан да, мәдәниятләр мозаикасын тасвирлаучы чара үткәрү турында карар кабул ителде». Аның сүзләренә караганда, республикакүләм этноконфессиональ фестиваль Кремль яр буенда узачак. Фестиваль ике юнәлештә: күргәзмәләр һәм концертлар белән үткәреләчәк.
Моннан тыш, республикакүләм этноконфессиональ фестиваль кунакларына каллиграфия, алтын җепләр белән чигү, тимердән әйберләр ясау буенча мастер-классларда катнашу мөмкинлеге булачак. Шулай ук интерактив мәйданчыклар да эшләячәк. Кремль яр буеның үзәк өлешендә 4 павильон һәм зур концерт мәйданы урнаштырырга планлаштырыла.
Фестивальнең концерт программасы 12.00 сәгатьтә күргәзмәләр белән бергә ачыла һәм фестиваль программасы тәмамланганчы 18.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Фестиваль концертында Татарстанның 32 иҗат коллективыннан 300 гә якын кеше катнашачак.
Оештыручылар Казанда этноконфессиональ фестивальдә 5-7 мең кунак булыр дип көтелә. Киләчәктә чара ел саен һәм берничә көн үткәреләчәк. Ел саен фестиваль яңа юнәлешләр белән баетылачак.
Мәгълүмат http://www.tatar-inform.ru/ сайтыннан алынды.