Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда миграция мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл утырышы узды

Казанда миграция мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл утырышы узды

admin 10.02.2023

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында агымдагы миграция мәсьәләләре хакында фикер алышу буенча түгәрәк өстәл узды. Анда Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты җитәкчелеге, көч структуралары, хакимият органнары һәм милли-мәдәни оешмалар вәкилләре катнашты. (ФОТО)

Чара Төркия һәм Сириядәге җир тетрәү корбаннары, шулай ук күптән түгел бакыйлыкка күчкән Казан поляклары оешмасы җитәкчесе Станислав Козловски истәлегенә бер минутлык тынлык белән башланды.

Утырыш барышында ТР буенча ЭЭМ Миграция мәсьәләләре идарәсе башлыгы урынбасары Марат Галиев, Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе Башкарма производствосы бүлеге инспекторы Искәндәр Билалов һәм РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Татьяна Кравченко чыгыш ясады.

Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2022 елда Татарстанда миграция исәбенә 320 меңнән артык кеше куелган. Гадәттәгечә, мигрантларның күпчелеге (77 меңнән артык) Татарстанга эш максаты белән килгән. 2022 елда республикага 38 мең чит ил гражданы килгән.

Милли-мәдәни оешмалар вәкилләре көч структуралары һәм хакимият органнары вәкилләренә закон таләпләренә яки авыр мәсьәләләрне хәл итүгә кагылышлы мөһим сораулар бирделәр.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57