(21 июнь 2018) Казан Мэриясендә Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча координацион совет утырышы узды. Аны Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов уздырды.
Дамир Фәттахов билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Казан дөньякүләм вакыйга – футбол буенча дөнья чемпионатын кабул итә, шәһәрдә күп төрле мәдәни-массалы чаралар үтә. Ул искәртеп үткәнчә, ЧМ-2018 мәдәни программасы кысаларында Казанда Халыклар дуслыгы парады үтте, анда Татарстан башкаласы кунаклары да катнашты.
“Кремль яр буенда “дуслык территориясе” эшли, анда шәһәрлеләр һәм башкала кунаклары дөнья халыклары җырларын ишетә, мастер-классларда катнаша алалар. Бауман урамындагы “сәнгать территориясендә” шәһәребез кунакларының милли мәдәнияте белән танышырга мөмкин, — диде Д.Фәттахов. – Бездә милләтара мөнәсәбәтләрнең уңай тәҗрибәсе бар. Тәҗрибә күрсәткәнчә, безгә казанышларны саклап, алга таба барырга кирәк”.
Вахитов һәм Идел буе районнарының администрациясе башлыгы урынбасары Алсу Асадуллина хәбәр иткәнчә, Казан Россия шәһәрләре арасында биредә яшәүче милләтләр һәм дөнья диннәре саны ягыннан лидерларның берсе булып тора. Казанда 115 милләт вәкиле яши.
Киңәшмәдә шулай ук мигрантлар һәм чит ил гражданнары тарафыннан кылынган җинаятьләр статисткасы турында да сөйләделәр. ТР буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Экстремизмга каршы тору үзәгенең Казан зонасы буенча бүлек җитәкчесе Тимур Мәхмүтов хәбәр иткәнчә, 2018 елның 5 ае эчендә, узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда, 8,7% азрак җинаять кылынган.
Моңа мигрантларның яраклашуы һәм социальләшүе өстендә эш булышлык итә. “Яңа гасыр” автоном бюджет коммерцияле булмаган оешма генераль директоры Лилия Таишева сөйләгәнчә, Казанда мигрантлар өчен махсус булдырылган һәм 7 телдә эшләгән кушымта актив файдаланыла – “М-Help”. Аның ярдәмендә чит ил вәкилләре юридик, медицина ярдәме ала һәм эшкә урнашу турында белә алалар. Чыгыш ясаучы билгеләп үткәнчә, кушымта белән 55% мигрант куллана.
Зур игътибар чит ил студентларының социаль-көнкүреш яраклашуына бирелә. Бүгенге көндә чит ил студентлары саны ягыннан иң зур югары уку йорты – КФУ. Университетның Тышкы эшләр департаменты директоры Андрей Крылов сөйләгәнчә, бүген биредә 93 илдән 5667 чит ил студенты белем ала.
Дамир Фәттахов киңәшмәдә катнашучыларны әлеге юнәлештә эшләрен дәвам итәргә һәм милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне саклап тотуда бар көчне куярга чакырды.
Утырышта Казан епархиясе вәкилләре, ТР Мөселманнар Диния нәзарәте вәкилләре, чит ил гражданнары арасында хокук бозуларны кисәтү буенча эшче төркем әгъзалары катнашты.