(17 май 2018) Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге Шахмат мәктәбендә Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыклар вәкилләре арасында милләтара шахмат турниры узды.
Чемпионатта ике кешедән (Татарстан халыклары Ассамблеясе составындагы милли-мәдәни автономияләр вәкилләре) торган командалар көч сынашты: немецлар, украинлылар, марилар, төрекмәннәр, чуашлар, руслар, татарлар, гарәпләр һәм таджиклар.
«Турнир республикада шахматны популярлаштыру, төрле социаль һәм этник халык группалары һәм катламнарында әлеге уенга кызыксыну уяту, иң оста шахматчыларны барлау максатыннан оештырылды», — дип аңлаттылар оештыручылар.
Турнирда җиңүне ТР немецларының милли-мәдәни автономиясе вәкиле Рөстәм Сәгыйтов яулады, икенче урынны Таджикистан вәкиле Усман Сабиров, ә өченче урынны немецлар автономиясе вәкиле Андрей Кудрин алды.
Командалар арасында призлы урыннар түбәндәгечә билгеләнде: 1 урын — РТ немецлары милли-мәдәни автономиясе җыелма командасы, 2 урын — РТ таджиклары милли-мәдәни автономиясе җыелма командасы һәм 3 урын — ТР гарәп студентлары Союзы җыелма командасы.
Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге