2022 елның 11 июнендә дәүләт бәйрәме — Россия көне — уңаеннан «Милли – актуаль» этномәдәни фестивале узачак.
«Милли — актуаль» фестивале — заманча стильдә төрле халыкларның фольклорын башкаручы иҗат өлкәсе вәкилләрен һәм декоратив-гамәли сәнгать осталарын берләштерүче уникаль мәйданчык.
Фестиваль 11 июньдә 15:30 сәгатьтә Халыклар дуслыгы парады белән башланып китәчәк. Парад җыю урыны – Кремль яр буе (Милли китапханәдән төшү юлы). Парадта милли киемнәрдән булган милли-мәдәни автономия вәкилләре, иҗади коллективлар, республиканың чит ил студентлары, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, Татарстан Республикасында этномәдәни проектларны һәм программаларны тормышка ашыруда катнашучы граждан җәмгыяте институтлары вәкилләре катнашачак.
Россия көнен бәйрәм итү Татарстан Республикасы мәдәният һәм сәнгать осталарының бәйрәм концерты белән дәвам итәчәк һәм яшьләр этномузыка фестивале белән тәмамланачак. ЖиВаGo төркеме, Stoner Paul проекты, УЕН фолк-панк төркеме, Zakaria фолк-төркеме һәм Мингазов кавер-төркеме чыгышлары планлаштырыла. Яшьләр программасы артистлары — фольклор мотивлар белән заманча музыка тенденцияләре катнашмасы.
Көн дәвамында концерт мәйданчыгы янында «Этномаркет» эшләячәк, анда ярминкә һәм халык иҗаты буенча мастер-класслар оештырылачак. Этномаркетка килүчеләр Татарстан халыкларының милли элементлары белән кулдан әзерләнгән көндәлек куллану товарлары, аксессуарлар, кием-салым сатып ала алачак. Бәйрәмдә катнашучыларга тәмле бүләк – туңдырма өләшенәчәк.
Чараны оештыручылар: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме һәм Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты белән берлектә Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе.