Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда милли фотосурәтләр ясаучыларны бүләкләделәр

Казанда милли фотосурәтләр ясаучыларны бүләкләделәр

admin 27.09.2016

(27 сентябрь, 2016 ел) Казанда «Россия халыкларының милли бәйрәмнәре» Бөтенроссия фотоконкурсына йомгак ясалды. Әлеге бәйгене оештыручылар тарихи мирасны, милли рухны, туган якның традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен саклап калуда фотография зур роль уйный дигән фикердә.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы оештырган бу конкурста Россиянең төрле төбәгеннән, профессиональ фотога төшерүчеме, әллә бары тик өйрәнчек кенә булуга карамастан, һәр кеше катнаша алды. Бәйгегә җибәрелгән хезмәтләргә бер генә төп шарт куелган:  фотосурәтләр милли бәйрәмнәрдә ясалып, милли рухны тулы көче белән чагылдыра алуы.

Әлеге бәйгедә 23 регионнан 800гә якын фото катнашкан. Хис-кичерешләр тулы бу фотосурәтләрнең жюри тарафыннан иң яхшы дип танылганнарын шулай ук «Татмедиа» бинасының фойесында да күрергә мөмкин иде. Оештыручылар бу конкурска килгән хезмәтләрне басма итеп тә чыгарырга ниятли икән.

Конкурсның жюри әгъзасы – Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов җиңүчеләрне беренче булып котлады.

«Безнең республикада гына 173 милләт вәкиле яши. Аларның милли бәйрәмнәре һәрдаим уздырылып тора. Ләкин никтер фотографлар тарафыннан мондый чараларга аз игътибар бирелә. Бу конкурс дәвамында шундый фикергә килдек: һәр милли бәйрәм катнашучыларда нык тәэсир калдыра, шуңа да чараларда чын күңелдән катнашучыларның хис-кичерешләрен фотога төшерми мөмкин түгел», – дип белдерде ул.

Җиңүчеләрне бүләкләүдә шулай ук «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова, Татарстанның фотографлар союзы рәисе Георгий Козлов һәм танылган фотограф Фәрит Гобәев катнашты. Өч номинация буенча җиңү яулаган фотографларга диплом һәм акчалата бүләк тапшырылды. Intertat.ru редакциясенең фотографы Солтан Исхаковның хезмәте «Иң яхшы сурәт» исеменә лаек булды.

Интертат

Продолжить чтение

Назад: Эстония татары Фәүзия Һадиуллина: «Эстоннар «пәрәмәч» сүзен акцентсыз әйтәләр»
Далее: Көз айларында «Илаһи моң» бәйгесе үтәчәк

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57