Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда милли колоритлы яшьләр образларын тәкъдим иттеләр

Казанда милли колоритлы яшьләр образларын тәкъдим иттеләр

admin 15.10.2022

Казан Кремле территориясендә милли аксессуарларны заманча яшьләр модасына кертүгә юнәлдерелгән «Бик матур» проектының йомгаклау чарасы узды. Проект Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты булышлыгы белән «Ялкын» журналы тарафыннан оештырылды.

Проектның максаты — яшьләрне заманча мода белән таныштыру, Татарстан Республикасы территориясендә яшәхче халыкларның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү.

Проект кысаларында берничә ай дәвамында журнал битләрендә, Идел буе халыклары киемнәренең милли аксессуарларын кулланып, заманча образлар җыелды. Образларны җыюда профессиональ стилист ярдәм итте. Проект өчен аксессуарларны Татарстан халыклары Ассамблеясының мари, удмурт, чуаш милли-мәдәни автономияләре вәкилләре бирде.

Проектның йомгаклау чарасы буларак мода бәйрәме узды. «Department Models» модель мәктәбе кызлары, кием кибетләреннән алып, милли аксессуарлар белән тулыландырылган яшьләр образларын, шулай ук дизайнер Алексей Дмитриевның «Тарих» заманча керәшен киеме коллекциясен күрсәттеләр.

Мода бәйрәме татар эстрадасының популяр артистлары чыгышлары белән үрелеп барды.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57