2023 елның 29 августында Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче XIX гасырның икенче яртысы – XX гасырның беренче яртысы Идел буе халыкларының реконструкцияләнгән традицион киемнәрен булдыру буенча тарихи-этнографик проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре презентациясе узачак.
Презентация үз эченә түбәндәгеләрне алачак:
- «Казан Идел буе: халык мәдәнияте образлары» традицион киемнәренең уникаль күргәзмәсен ачу;
- аутентик халык костюмнары дефилесын күрсәтү һәм кунакларны Татарстан халыкларының күп гасырлык традицияләре белән таныштыру;
- татар, рус, чуаш, удмурт, мари, мордва, башкортларның традицион костюмының иллюстрацияле каталогын тәкъдим итү.
Проект Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты инициативасы белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уңышлы тормышка ашырылды. Проектта Татарстан Республикасының 45 республика, муниципаль, авыл һәм мәктәп музейлары, Татарстанның һәм Идел буеның әйдәп баручы галимнәре, тикшеренүчеләре һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Проектның фәнни җитәкчесе – тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Елена Гущина.
Проект кысаларында экспертлар төркеме Татарстан халыкларының тупланып яшәгән урыннарындагы матди мәдәни мирасын өйрәнде. Үткәрелгән тикшеренүләр һәм экспедиция сәяхәтләре нәтиҗәләре буенча әйдәп баручы халык мәдәнияте осталары тарафыннан проектның фәнни консультантлары җитәкчелегендә XIX гасырның икенче яртысы һәм XX гасыр башы шәһәр һәм авыл халкының традицион киемнәренең 29 костюм комплексы торгызылды. Костюм комплексларының күп элементлары (кием, бизәнү әйберләре, аксессуарлар) кулдан сакланып калган музей экспонатлары һәм шәхси коллекцияләр нигезендә башкарылды.
Проектның мөһим нәтиҗәсе булып «XIX гасырның икенче яртысы – XX гасырның беренче яртысы Казан Идел буе халыкларының традицион костюмы» дигән иллюстрацияле каталог презентациясе тора. Басма презентация характерында һәм ул Татарстанның төбәк, район һәм авыл музейларының уникаль этномәдәни мирасын Россия һәм чит илләрнең киң социомәдәни киңлегенә чыгара. Каталогның күп кенә экспонатлары беренче тапкыр басылып чыга һәм киң җәмәгатьчелек өчен Идел буе халыкларының мәдәни мирасын өйрәнү өчен кыйммәтле чыганак булачак. Тәкъдим ителгән материаллар Татарстан халыкларының иҗади этномәдәни коллективлары (ансамбльләре) өчен фәнни нигезләнгән һәм тарихи яктан дөрес костюмнар булдыру өчен нигез, шулай ук дизайнерлар өчен илһам булачак.
Проект нәтиҗәләрен тантаналы презентацияләүдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы һәм Идел буе федераль округы төбәкләренең әйдәп баручы галим-этнографлары, сәнгать белгечләре, традицион мәдәният тикшеренүчеләре һәм осталары, музей һәм этномәдәни җәмәгатьчелеге катнашачак.
Презентацияне үткәрү урыны: Казан Кремле, Гавами урыннар, 1 подъезд, 2 кат. Башлана 13:00 сәгатьтә.
Мәгълүмат өчен телефон: 8917-873-25-77 Тукаева Любовь Ивановна, проект координаторы.