(28 апрель 2021) Татарстанның этномәдәни хәрәкәте вәкилләре республика районнарында милли сәясәтне гамәлгә ашыруның актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен Казанга җыелды. (ФОТО)
Татарстан халыклары Ассамблеясе филиаллары һәм вәкиллекләре, Халыклар дуслыгы йортлары һәм үзәкләре җитәкчеләре, Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе активы өчен ике көнлек семинар оештырылды. Анда милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә республиканың әйдәп баручы оешмалары һәм белгечләренең тәҗрибәсе тәкъдим ителәчәк.
Семинарны РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе Башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев ачып җибәрделәр.
Константин Яковлев, яңа мәсьәләләр, бурычлар, проектлар һәм ниятләр барлыкка килү белән эшне оештыруда яңа алымнар барлыкка килә, дип билгеләп үтте һәм семинарда катнашучыларны тәкъдимнәр һәм сораулар белән актив чыгыш ясарга чакырды.
Семинар ачылышында РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов чыгыш ясады. Ул миграцион законнар өлкәсендә, туган телләрне өйрәнү, этнотуризмны үстерү мәсьәләләрендә хәл итүне таләп итүче федераль дәрәҗәдәге инициативалар һәм мәсьәләләр турында сөйләде.
«Яшьләребез, бөтен халкыбыз үзара аралашырга, ил буенча хәрәкәт итергә тиеш. Бары тик шунда гына без үз мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итәчәкбез һәм илебездә булган мәдәниятләрнең күптөрлелеген беләчәкбез», — дип билгеләп үтте ул.
Шулай ук ул милли-мәдәни автономияләр эшчәнлегенә финанс ярдәме күрсәтү проблемаларын да билгеләп үтте. Уңай мисал итеп, ул федераль милли оешмаларга акча белән ел саен ярдәм итүне китерде. Әмма аның сүзләренчә, Татарстанда иҗтимагый оешмалар, хакимият һәм җәмгыятьнең башка структуралары арасында үзара мөнәсәбәтләр системасы төзелгән булса, илнең кайбер төбәкләрендә мондый эш алып барылмый.
«Мондый механизмның (Татарстандагы кебек — ред. төзәтмәсе) һәр субъектта булуын телибез», — дип сөйләде ул.
Илдар Гыйльметдинов милли-мәдәни автономияләр турындагы законнарга җирле дәрәҗәдән алып федераль дәрәҗәгә кадәр мөнәсәбәтләрнең вертикален төзергә тиешле үзгәрешләр кертелү ихтималы турында хәбәр итте. Моннан тыш, ул илдә мигрантларның социаль-мәдәни адаптациясе турында законнар пакетын яисә аерым норматив актны эшләү кирәклеге турында белдерде.
Семинарның беренче көнендә анда катнашучыларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыруга күзәтү ясалды, аны Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин тәкъдим итте. Ирек Шәрипов Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында төп чараларны әзерләү һәм үткәрү турында сөйләде.
Семинарда шулай ук яшьләрне этномәдәни эшчәнлеккә җәлеп итү мәсьәләләре дә күтәрелде. Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы рәисе Тимур Кадыйров бу өлкәдә тәҗрибә белән уртаклашты. Шулай ук грантлар конкурслары, сроклары, уңышлы проектлар мисаллары, лекторий һәм мастер-класс рәвешендә төп хаталарны тикшерү турында гомуми мәгълүмат тәкъдим ителде.
Семинар 29 апрельгә кадәр дәвам итәчәк, аның нәтиҗәсе буенча урыннарда эшләү өчен методик һәм укыту материаллары эшләнәчәк.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге