Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда милли тәм-томнардан авыз иттеләр

Казанда милли тәм-томнардан авыз иттеләр

admin 13.11.2015

(13 ноябрь, 2015 ел) Казанда милләтара гастрономик бәйрәм үтте. Төп шарт булып үз халкыңа хас булган десерт яки камыр ризыгы әзерләү һәм приз өчен көрәшү булды. Чараның оештыручысы – Татарстан халыкларының Яшьләр Ассамблеясы. (ФОТО)

SEN_6803-1024x679

Иртән халыкара сервис колледжында “Татарстан халыклары ашлары” конкурс-фестивале ачылганнан соң, барлык катнашучылар – 13 милләт вәкиле – аш-су бүлмәсенә уздылар. Конкурс кагыйдәләре буенча, бөтен катнашучыларга да десерт әзерләү өчен төгәл ике сәгать вакыт бирелде.

Соңыннан Татарсан халыклары Дуслык Йортында дөньяның бөтен почмакларында яшәүчеләргә хас булган күп төрле тәм-томнар тәкъдим ителде. Тамаша залында барлык катнашучылар да жюри бәясен ишетергә әзер иделәр. Халыкларның тәм-томнарыннан өстәлләр мул булып торды. Экспертлар шулай ук катнашучыларның куелган таләпләрнең барысын да үтәүләрен һәм милли атрибутика белән табынны әйбәт итеп бизәүләрен ассызыклады. Кичә үзе дә концерт программасына һәм мастер-классларга бай булды.

SEN_7214-1024x680

Нәтиҗә ясаганда, жюри җиңүчене билгеләү авыр булды дип белдерде.

1 урын – Рус ашлары (Курник)

2 урын – Әзербайҗан ашлары (Бакинская пахлава)

3 урын – Керәшен ашлары (Покрау бөккәннәре)

SEN_7047-1024x680

Тамашачылар күңелен яулаучы – Төрекмән ашларыннан булган оригиналь ризык – Кадили суйджи булды. Ул “Кабак тәм-томы” дип тәрҗемә ителә.

Венера Каюмова,
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Казанга милли темага язучы журналистлар җыелды
Далее: Фин-угыр мәдәнияты үсеше сораулары буенча түгәрәк өстәл узды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57