Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда «Мирас» җыр һәм бию ансамбле концерты үтте

Казанда «Мирас» җыр һәм бию ансамбле концерты үтте

admin 04.03.2018

(4 март 2018) Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында Мәскәүнең «Мирас» җыр һәм бию ансамбле бәйрәм концерты оештырды. (ФОТО)

 

Концерт ансамбля "Мирас" (04.03.18)

Татар җырын үз иткән зур булмаган энтузиастлар группасы үз тирәсендә шундый ук хәвәскәрләрне җыеп, яңа иҗат коллективын тудыра. Аңа исемне «Мирас» ансамбле дип кушалар.

«Татар җырына, музыкасына карата булган мәхәббәт солистларны бер коллективка туплады. Ансамбль 2013 елда Мәскәүнең Татар мәдәният үзәгендә барлыкка килде. Исеме дә юктан гына сайланмады. Ансамбльнең максаты — милли җыр сәнгате мирасын саклау һәм арттыру», — дип сөйләде ансамбльнең башкарма директоры Тәнизә Кармышова.

Ел да «Мирас» ансамбленең концертын Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында уздыру матур гадәткә керде. Бай артистлык тәҗрибәсе, сәхнә сәнгате, музыка, вокал буенча белем базасы, сәнгать җитәкчеләренең таләпчәнлеге Казан тамашачылары каршында истә калылык концерт куярга ярдәм итте.

Концерт программасында татар халык җырлары, элекке һәм хәзерге авторлар әсәрләре, җырлары яңгырады.

«Үзенчәлеккә, материалны тамашачыга җиткерүнең уникаль табышларына ия булуыбыз казанлыларны шаккатырырга ярдәм итте. Җылы каршы алганнары өчен Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләренә зур рәхмзтебезне белдерәбез», — дип сөйләде Тәнзия Кармышова.

Концерт ансамбля "Мирас" (04.03.18)

«Мирас» ансамбле ел саен Мәскәү шәһәренең һәр сабантуенда, Рус географик җәмгыяте фестивалендә, «Күпмилләтле Россия» форум-күргәзмәсендә, «Мәскәү халыклары» фестивалендә чыгыш ясый. Ул «CHORUS INSITE-2016» Халыкара хор конгрессы дипломанты булып тора.

Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Халыклар Дуслыгы йортында «Язгы тавышлар» дип исемләнгән күпмилләтле концерт узды
Далее: Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе рәисе милләтара эстафетаны куәтләде

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57