Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда “Мирас” татарча аралашу клубы ачылды

Казанда “Мирас” татарча аралашу клубы ачылды

admin 13.12.2017

(13 декабрь 2017) Универсиада авылында «Мирас» дип исемләнгән яңа татарча аралашу клубы ачылды. Аралашу клубының җитәкчесе Алмаз Шәмсетдинов клубның эшчәнлеге турында сөйләде.

2107

“Татарча аралашу клубы шушы айда гына үз эшен башлады. Дөресен генә әйткәндә, клуб моңа кадәр дә бар иде. Хәзер ул исемен, юнәлешен үзгәртеп, татарча аралашу клубына әйләнде. Без татар дөньясын, икътисадын, тарихын, мәдәниятен, җырларын өйрәнәбез. Гомумән, без татарча аралашучы кешеләр белән җырлап, сөйләшеп, күңел ачып утырырга яратабыз”, — диде Алмаз Шәмсетдинов.

“Клубның җыелышларына кеше аз килә. Монда килүчеләр татар телен аз белә. Нигездә, алар Россиядән читтә туган татарлар: бу Казахстан һәм Үзбәкстан кебек илләр. Без аларга татар телен өйрәтәбез, мәдәният белән таныштырабыз», — диде ул.

Хәзерге вакытта Казанда 3 аралашу клубы эшләп килә.

«Чәйлик» клубының әйдәп баручысы — Надия ханым. Гадәттә, клуб утырышларына танылган татар җырчылары, мәдәният вәкилләре чакырыла. Клубның ВКонтакте социаль челтәренең төркемендә татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен файдалы мәгълүмат чыгып бара.

«Татарский самовар» клубының очрашулары Университет урамы 17 йортта пәнҗешәмбе көннәрендә 18:00дә уздырыла. Һәрбер очрашу билгеле бер темага багышлана.

«Мирас» клубының төп аудиториясе — студентлар. Нигездә клубта Россиядән читтә туган татарлар җыела.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Татарстан Президенты РФ Конституциясе көне уңаеннан социаль челтәрендә видеотасма элгән
Далее: Язучылар һәм әдәбиятчылар Әдәби елга йомгак ясый

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57