Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда мобилизацияләнүчеләр өчен күпмилләтле концерт узды

Казанда мобилизацияләнүчеләр өчен күпмилләтле концерт узды

admin 31.10.2022

Казанда мобилизацияләнүчеләр өчен митинг-концерт узды. Концерт программасын артистлар, Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты, шулай ук Марий Эл, Чувашия, Удмуртия вәкилләре әзерләде.

Митинг-концертта Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев һәм ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре һәм активистлары да катнашты. Алар мобилизацияләнүчеләргә җиңү белән кайтырга теләделәр.

Мобилизацияләнүчеләр өчен Оливер Мукенди, Марсель Вәгыйзов, Анжелика Еремеева, Рөстәм Рәхмәтуллин, удмурт гармунчылары дуэты, Мария Кибаева, Александр Славин, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар башкаруындагы татар, рус, мари, чуваш, удмурт номерлары тәкъдим ителде. Хәрбиләр артистларга кушылып җырладылар, биеделәр.

Шулай ук мобилизацияләнүчеләр өчен Идел буе халыкларының милли ризыклары әзерләнде, аерым алганда, үзбәкләрнең милли-мәдәни автономиясе 500 порция үзбәк пылавы, ә удмуртларның милли-мәдәни автономиясе пәрәпәч белән сыйлады.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57