Казанда мобилизацияләнүчеләр өчен митинг-концерт узды. Концерт программасын артистлар, Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты, шулай ук Марий Эл, Чувашия, Удмуртия вәкилләре әзерләде.
Митинг-концертта Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев һәм ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре һәм активистлары да катнашты. Алар мобилизацияләнүчеләргә җиңү белән кайтырга теләделәр.
Мобилизацияләнүчеләр өчен Оливер Мукенди, Марсель Вәгыйзов, Анжелика Еремеева, Рөстәм Рәхмәтуллин, удмурт гармунчылары дуэты, Мария Кибаева, Александр Славин, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар башкаруындагы татар, рус, мари, чуваш, удмурт номерлары тәкъдим ителде. Хәрбиләр артистларга кушылып җырладылар, биеделәр.
Шулай ук мобилизацияләнүчеләр өчен Идел буе халыкларының милли ризыклары әзерләнде, аерым алганда, үзбәкләрнең милли-мәдәни автономиясе 500 порция үзбәк пылавы, ә удмуртларның милли-мәдәни автономиясе пәрәпәч белән сыйлады.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге